Accessibility links

Кайнар хәбәр

Соңгы ике елда Татарстанда хәләл экспорты 2,6 тапкырга арткан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Республикада җитештерелгән "хәләл" тамгалы азык-төлек нигездә БДБ, Фәләстин, Монголия, Гыйрак, Мисыр илләренә китә.

2022 елда Татарстанда җитештерелгән хәләл продукциясе 6,5 млн доллар күләмендә чит илләргә сатылган. Бу 2020 елдагы күрсәткечтән 2,6 тапкырга күбрәк. Әлеге саннарны 21 гыйнварда Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Җаббаров хөкүмәт киңәшмәсендә китерде.

2020 елда "хәләл" тамгалы продукциянең экспорты 2,5 млн доллар, 2021 елда - 4,9 млн доллар тәшкил иткән. Чит илләргә сатуның артуын министр тышкы сәясәт белән дә бәйләде.

"Бүген Русиягә карата дустанә булган илләрнең зур өлеше мөселман дәүләтләре санала. Алар авыл хуҗалыгы азык-төлеген экспортына һәм ипортына кызыксыну күрсәтә", диде ул.

Узган ел Татарстан чит илләргә нигездә хәләл ит һәм сөт ризыклары саткан.

"Экспортның төп өлеше БДБ, Монголия, Фәләстин, Бразилия, Гыйрак, Мисыр илләренә китә. Хәләл юнәлешендә продукцияне читкә җибәрүче төп ширкәтләр булып "ПК Акульчев", "Эссен Продакшн", "Арабик груп", "Агросила", "Каусар", "Вамин" санала", диде ул.

Хәзерге вакытта Татарстанда хәләл продукциясен 100 оешма җитештерә. Шуларның 20се экспорт юнәлешендә эш итә.

Гомумән, 2022 елда республика агросәнәгать өлкәсендә экспорт 6,9 процентка арткан һәм 417 млн доллар тәшкил иткән. Аның 1,5 проценты гына хәләл продукциягә туры килә.

Марат Җаббаров сүзләренчә, 2022 елда дөнья базарында "хәләл" тамгалы продукция күләме 7 трлн доллардан артып киткән.

Узган ел Татарстанда узган KazanSummit халыкара саммиты "Хәләл лайфстайл", ягъни хәләл яшәү рәвеше темасы кысаларында узды. Җыенда республикада хәләл-һаб булдырырга тәкъдим ителде. Саммит көнбатыш илләрен тәнкыйтьләү, шәрыкны мактау һәм татарның Русиягә тугры булуын искәртеп узды.

  • Русия үзенең тышкы сәясәтендә Татарстанны ислам илләре белән хезмәттәшлек итүдә кулланып килә. Президент Рөстәм Миңнеханов "Русия – Ислам дөньясы" күзаллау төркеме рәисе дә булып тора.
  • Республика Фарсы култыгы илләре кебек бай гарәп илләре белән генә түгел, дөнья тарафыннан танылмаган, шикле дәүләт берәмлекләре белән дә эш итәргә мәҗбүр. Украинадагы сугыштан соң Татарстан Иран белән багланышларынарттыра башлады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG