Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мөфтие сугыш барган урында базда мәчет ачкан


Камил Сәмигуллин
Камил Сәмигуллин

Аның мәйданы 18 дүрткел метр. Мәчет "Батыр" батальонының даими урнашкан җиренә төзелгән, аны "Нургали" дип атаганнар.

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин җитәкчелегендә республика мөселманнары диния нәзарәтенең дин әһелләре һуманитар ярдәм итү өчен Украинадагы сугышка барган. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алар Татарстанда оешкан "Батыр" батальонында булган, Луһански һоспитальләрендәге яралы солдатларның хәлен белгән. "Батыр" батальонында Татарстан мөфтие ярдәмчесе Мөхәммәд Хәйрулаев хезмәт итә.

Хәйрулаев сугыш кырында баздагы мәчет — блиндаж мусаллә төзегән. Аның мәйданы 18 дүрткел метр. Мәчет "Батыр" батальонының даими урнашкан җиренә төзелгән, аны "Нургали" дип атаганнар. Монда солдатлар намаз кылачак, алар белән "рухи әңгәмәләр үткәреләчәк", диелә.

Мәчетне Татарстан мөфтие белән батальон җитәкчесе Әскәр Жангужинов ачкан һәм биредә беренче җәмәгать намазы укылган. "Без сезне Аллаһка ышанып тапшырабыз! Ин шәә Аллаһ, сез явызлыкны җиңәрсез!", дигән мөфти сугышчыларга.

Былтыр җәен Украинага каршы сугышырга киткән Башкортстан хәрбиләре дә Русия баскынлыгындагы Донецки "халык республикасы"ның бер авылында мәчет салган иде. "Йондоз-Рахман" мәчетен Салават Юлаев исемендәге батальон хәрбиләре үз көчләре белән төзеп чыккан дип хәбәр ителде.

Татарстан да, Башкортстан да Украинада сугыш башланганнан бирле фетнәчел Донбасска һуманитар ярдәм җибәрүне туктатмый. Ярдәмне машина-машина төяп җибәрәләр.

  • Былтыр апрель аенда Татарстанда республикадан Украинадагы сугышка мобилизацияләнгән хәрбиләргә ярдәм өчен "РамаZан күчтәнәче" дигән чара узган иде. Аны Татарстан мөселманнары диния нәзарәте оештырды.
  • Русия Украинага каршы сугыш башлаган беренче көннәрдән үк Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең "Зәкәт" хәйрия фонды хәрбиләр өчен кирәк-ярак җыя. Моны ачык чыганаклардагы мәгълүматлар - хакимият яклы медиада, нәзарәтнең сайтында чыккан хәбәрләр раслый.
  • Шул ук вакытта фонд сайтында хәрбиләргә ярдәм турында сүз юк. Монда "Зәкәт"нең халыкның иң яклаучысыз катламына ярдәм итүе генә әйтелгән: күп балалы гаиләләргә, аз керемлеләргә, авыр тормыш хәлендә калучыларга, ятимнәргә, ялгыз өлкәннәргә. Шулай ук фонд каты авыручы балаларның һәм олыларның дәвалану чыгымнарын капларга булыша.
  • Былтыр 18 майда Казанда 14нче тапкыр Русия татар дин әһелләре җыены узды. Очрашуга илнең 77 төбәгеннән меңнән артык делегат җыелды. Русия оккупациясендә калган Украина җирләреннән дә Русия тарафлы дин әһелләре чакырылган иде. Алар сугышта яңа шәһәрләрне яуларга чакырды. Шул ук вакытта мөселманнарны борчыган проблемнар — мәчетләрнең ябылуы, мәктәпләрдә яулык кию, дини китапларны тыю кебек кискен мәсьәләләр күтәрелмәде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG