Татарстан Югары мәхкәмәсе Тукай районы башлыгы Фаил Камаевны сак астында тоту вакытын озайту турындагы карарны үз көчендә калдырган. Бу хакта "Бизнес Online" җиткерә.
Августта Чаллы шәһәр мәхкәмәсе аның сак астында тотылу вакытын 18 октябрьгә кадәр озайтты. Элеккеге түрә моның белән риза булмыйча карарны Татарстан Югары мәхкәмәсенә шикаять иткән.
Адвокаты Фәнил Кадыйров Камаевны йорт сагына җибәрүне сораган. Камаев үзе дә мәхкәмәгә тикшерүдән качарга җыенмавын әйткән. "Минем хатыным онкология белән авырый, үзем дә чирлим. Зинһар, минем чикләү чарасын үзгәртегез!", дип сораган.
Әмма хөкемдар киңәшләшү бүлмәсендә ике минутлап кына торып чыккач Чаллы мәхкәмәсе карарын үзгәрешсез калдырды, дип җиткерә "Бизнес Online". Шулай итеп, Камаев кимендә 18 октябрьгә кадәр изоляторда калачак.
Тукай районы башлыгы Фаил Камаев 18 апрельдә тоткарланган иде. Аны башта 1,3 миллион сум ришвәт алуда гаепләделәр, тик ул аны акчалата түгел, әйберләр белән алган диелә. Куәт оешмалары вәкилләре фаразынча, аның өен төзегән оешма төзелеш кирәк-яраклары өчен бер тиен дә алмаган.
Камаев гаебен танымады. "Бу мине вазифамнан җибәрттерү өчен эшләнгән яла ягу дип саныйм", диде ул һәм беркайчан да канун бозмадым дип искәртте.
Күптән түгел Татарстан тикшерү комитеты Камаевка ачылган җинаять эшендә дүрт яңа эпизод ачыклады. Ришвәтләрнең гомуми күләме җиде миллионлап сумга арткан һәм 1,3 млн сумнан 8,6 млн сумга җиткән.
- Фаил Камаев тумышы белән Мөслим районыннан. Ул үзенең карьерасын 1992 елда туган авылында тарих укытучысы булып башлап җибәрә. Бик кыска вакыт эчендә мәктәп мөдиренең тәрбия эшләре урынбасары була, ә бер елдан мәктәп мөдире итеп куялар.
- 2000 елларда Мөслим районында авыл җирлеге башлыгы була. Актив түрәне Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов күреп ала һәм 2002 елда социаль мәсьәләләр урынбасары итеп Актанышка чакыра. Соңрак аны шундук диярлек районның мәгариф бүлеге җитәкчесе итеп куялар.
- 2005 елда Камаев Фәттаховның урынбасары һәм уң кулы була. Энгель Нәвап улына Татарстан мәгариф министры булырга тәкъдим иткәч, ул 2012 елда үзе урынына Камаевны калдырды.
- Фәттахов мәгариф министры булган вакытта аны чыгышы белән Мөслимнән булган Фаил Камаев алыштыруын халык артык җылы кабул итмәде. Аның белән эш авыр барды дип билгелиләр.
- Актаныш белән Камаев биш ел җитәкчелек итте. 2017 елда районга Фәттахов кире кайтты, ә Камаевны Тукай районы башлыгы итеп куйдылар.
- 21 майда Энгел Фәттахов та тоткарланды. Фәттахов Актаныш районын җитәкләгән вакытта зур күләмдә ришвәт алуда шикләнелә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум