Accessibility links

Кайнар хәбәр

Актанышта Фәттаховны Зарипов алыштыра. Кем ул?


Энгел Фәттахов (с) һәм Ленар Зарипов (у)
Энгел Фәттахов (с) һәм Ленар Зарипов (у)

Актаныш районында зур үзгәреш. Энгел Фәттахов мәгариф министры вазифасына киткәнче һәм аннан соң барлыгы 20 елга якын үз туган районын җитәкләде һәм хәзер бу эшен калдыра. Азатлык бу үзгәрешләр артында ни тора, кем ул Ленар Зарипов дигән сорауга ачыклык кертә һәм Фәттаховның эшләрен искә ала.

22 июньдә Актаныш район шурасы депутатлары район башлыгы вазифаларын үтәүче итеп бертавыштан Ленар Зариповны сайлады. Районны озак еллар җитәкләгән Энгел Фәттахов (ә ул мәгариф министры булган чакта да районга еш кайтып йөрде һәм күп мәсьәләләрне контрольдә тотты) хакимлеге чоры тәмамланды. Ике көн элек Фәттаховны эш урынында калдыруны сорап Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка ачык хат та пәйда булды. Аны чыгышлары белән Актаныштан булган язучылар, шагыйрь, журналист, Татарстан китап нәшрияты хезмәткәрләре имзалады. Әмма тәэсире булмады. Актаныш авылы зиратында киселгән тәрегә бәйле гауга махсус оештырылган провокация дип язучылар да күп булды, ләкин Казан мәсьәләне үзенчә хәл иткән булып чыга. Фәттаховның китүен Актаныш район депутатлары хуплады.

Актаныш районы Татарстанда саф татар үзәге буларак кабул ителә, шуңа да аңа татарстаннарның, татар җәмәгатьчелегенең игътибары юнәлгән. Биредә Мари Суыксу авылыннан башка күпчелекне татар авыллары тәшкил итә, татар телен уку-укыту, аны куллану белән бәйле проблемнар да юк. Киресенчә, Казанда ни шәһәр, ни дәүләт хакимияте озак еллар дәвамында булдыра алмаган милли элитаны әзерләүче мәктәпне нәкъ менә Актаныш тормышка ашырды. Актаныш һуманитар гимназиясе, төрле төбәкләрдән балаларны җыеп, аларны татар телендә укытып, уңышлы эш алып баруы белән дан казанды. 2017 елда татар телен кысу белән бәйле җәнҗалдан соң милли интеллигенциядә зур хөрмәт казанган Энгел Фәттаховның янә оештырылган провокация аркасында вазифадан китүе җәмәгатьчелектә сораулар тудырды. Тәре җәнҗалына бәйле мәсьәләне Фәттаховның татар телен яклавы өчен үч алу, татарларга тагын бер тапкыр һөҗүм ясау буларак кабул итүчеләр дә бар.

Ленар Зарипов турында нәрсә билгеле?

Ленар Зарипов
Ленар Зарипов

Медиа чаралары берничә көн алдан Актанышта яңа башлык булып Ленар Зарипов (55 яшь) билгеләнәчәген хәбәр итте. Бу Татарстан президенты идарәсендә алдан килештерелгән кеше дигән фикергә җирлек бар.

Зарипов үзе Актаныш районы Күҗәкә авылыннан. Мәктәптән соң ул Кама политехник институтына укырга керә, ләкин беренче курстан соң гаскәргә чакырыла. 1,5 ел чамасы Әфганстандагы сугышта катнаша.

Татарстанга кайткач Зарипов Казан энергетика институтына укырга керә. 2012 елда ул Казан федераль университетында "идарәчелек" юнәлешендә икенче югары белем алып чыга.

Түбән Кама һидро-электростанциясендә, "Сетевая компания" ширкәтендә гади эшчедән җитәкче дәрәҗәсенә күтәрелә.

2014 елда "Сетевая компания" ширкәте филиалын җитәкли башлый, ә 2019 елдан аның "Дирекция строящихся объектов" филиалы мөдире булып билгеләнә.

Зарипов 2015 елдан ике тапкыр Чаллы шәһәр шурасына сайлана. Ул шәһәрнең иң бай депутатларының берсе була. 2021 елгы керем декларациясенә күз салганда, ул 8,2 миллион керем алган.

Ленар Зариповны "Сетевая компания" мөдире Илшат Фәрдиевкә якын кеше дип атыйлар. Зарипов шунда эшләгән. Фәрдиев исә үзе 1997-1998 елларда Актаныш районын җитәкләде, Татарстанның көнчыгышында ул шактый көчле фигура. Фәрдиев — Татарстанның элекке призиденты, Актанышның Әнәк авылында туып-үскән Миңтимер Шәймиевнең туганы.

Актаныш районы халкы Зариповны артык белеп бетерми. Халык арасында аны "интеллигент" дип телгә алалар. Шул ук вакытта, моңарчы Фәттаховның инвесторларга каршы торуын исәпкә алып, Фәрдиевнең Пучы һәм Әнәк авыллары тирәсендә активлыгын сөйләүчеләр бар. Пучы авылы янында тавык фермасы төзелгән. Зариповның вазифага керешүе белән Фәрдиев җитәкчелегендәге "Агросила" һолдингы Актанышны тулысынча йотарга мөмкин дип борчылучылар да бар.

Фәттахов кая китә?

Әлегә билгесез, әмма аның пенсиягә чыгарга әле 4 елы кала. Интернетта Фәттаховны татарга файдалы эштә куллану мөһим дип язучылар бар. Мәсәлән, Татар конгрессын җитәкли алыр иде диләр. Азатлык Энгел Фәттахов белән оператив элемтәгә керә алмады. Шуңа да хис-тойгылары, фикерләре турында белешмә алып булмады.

61 яшьлек Энгел Фәттахов Актаныш районын озак еллар дәвамында җитәкләде. Башта 1998-2012 елларда район башлыгы булды. Аннан 2012 елда аңа Татарстанның мәгариф министры портфелен тапшырдылар. 2018 елда министр вазифасыннан алынгач ул кире Актанышка кайтты. Ул булмаган арада районны Фаил Камаев җитәкләгән иде.

Актанышлар арасында Фәттаховка карата фикерләр төрле. Кемдер аны хуҗалык эшләрен уңышлы алып баручы оста менеджер дип атаса, икенчеләр исә аны каты куллы, барысын да контрольдә тотучы, иреклеккә юл куймаучы җитәкче дип сурәтли. Актанышта район муниципалитеты белән фермерлар арасында низаглар булып торды. Шул ук вакытта актанышлар районны читтә туган кеше идарә итәргә тиеш түгел дигән фикерләр дә әйтә, Актанышта туган кеше генә җаны-тәне белән районга хезмәт итә ала, ди алар. Шуңа да Фәттахов мәгариф министры булган вакытта аны чыгышы белән Мөслимнән булган Фаил Камаев алыштыруын халык артык җылы кабул итмәде. Аның белән эш авыр барды дип билгелиләр.

Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков гаеп атта да, тәртәдә дә бар дип саный. Татарга каршы уен бара, әмма бу очракта Фәттахов үзе дә гаепле, ди ул.

Актаныштагы тәреле кабер мәсьәләсе чишеп булмаслык дәрәҗәгә җитте

— Энгел әфәнде беренче очрактан соң мәсьәләне хәл итә алмады. Ул аны үзе дә аңлый, шуңа да китәргә дигән карарга килгәндер дип уйлыйм. Ике аерым зират патша Русиясендә дә булган. Актаныш – татарлар, мөселманнар компакт яшәгән район. Алар өчен бу яңа проблем һәм, кызганыч, моннан башка кешеләр файдаланды, — ди галим.

— Сөембикәгә һәйкәл куйганда да, татар теленә каршы чыкканда да бер үк көчләр эш итә. Бу очракта да шулай. Татарга итәген җыеп йөрергә кирәк. Ул каберне хәзер күчереп булмый. Актаныштагы тәреле кабер мәсьәләсе чишеп булмаслык дәрәҗәгә җитте. Татар дөньясы моны күзәтте һәм тискәре бәя бирде. Мин дә шул исәптән.

Исхаков фикеренчә, Актанышта татар тормышы яңа башлык килү белән үзгәрмәячәк, андагы халык та үзгәрешләр яклы. Һәм Фәттахов эшсез калмас, әмма аңа татар мәгарифе тармагын тагын тапшырырга кирәк дип исәпли.

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

— Башлык алмашынуы белән Актанышта татарлык кимемәс, андагы халыкның үз фикере бар. Алар татарча яши. Алга таба да шулай булачак. Фәттахов озак эшләде, яше дә бар. Үзенә милек туплаган дип уйлыйм.

Ябышып ятмаса да ярый. Озак бер урында утырган кеше туйдыра да башлый. Аның китүен теләүчеләр дә бардыр. Шуңа бу вазгыять аерым кешеләргә кулай да була ала, — ди Исхаков.

— Татар конгрессы рәисе итеп Фәттаховны күрүчеләр бардыр, әмма аның яше дә бар бит. Аннары Конгресс, Милли шура полиция, хәрби, куәт органнарында эшләүчеләр урынына әверелеп бара. Татарстандагы татарларны оештыру юк. Конгресста Татарстан бүлеге бар, менә Фәттахов анда уңай булыр иде. Ул мәгариф министры булып эшләгән кеше буларак, хезмәтен шул юнәлештә дәвам итсә, шәп булыр иде. Татарстанда начармы, яхшымы, татар гимназияләре, мәктәпләре бар, әмма аларны нәтиҗәле эшләтү бик авыр бара. Татар уку йортларында белем бирү програмнары булдыру, эшне дөрес итеп оештыру, яхшыртуны булдырган бер координацион үзәк кирәк. Аның башына Фәттахов куелса, эш җитезрәк барыр иде.

Актанышлар арасында Фәттаховның урыны "сатып алынмаган", "атасыннан калган урын түгел" дисәләр дә, Татарстанның мәгариф һәм фән министры буларак эшчәнлеген дә, Актанышта югары дәрәҗәдә фәнни конференцияләр, мәдәни чаралар оештыруын да татар җәмәгатьчелеге югары бәяли.

Энгел Фәттаховның авыл хуҗалыгы тармагыннан мәгариф министрлыгына килүен күпләр көлемсерәп кабул итте. Әмма ул үз янына яңа такым тупларга тырышты. Аның җитәкчелегендәге минисрлыкта татар телен укытуга, татар телен популярлаштыруга игътибар артты.

Аның чорында Татарстанның Дәүләт телләре һәм башка телләрне саклау һәм үстерү дәүләт програмы министрлык карамагына күчте. Фәттахов бу эшне үз контролендә тотты. Аны тикшерү, аның турында сөйләшү ачык барды. Програм нигезендә озак еллар буена сөйләнгән яңа укыту методикалары тормышка ашырыла башлады. "Сәлам" дәреслеге дөнья күрде, ул рәсми расланган дәреслекләрнең федераль исемлегенә керде. Фәттахов чорында "Фиксики", "Суперкрылья" кебек берничә популяр мультфильм сатып алынып, татар теленә сыйфатлы тәрҗемә ителде. "Шаян ТВ"ның барлыкка килүе дә дәүләт програмы нигезендә башкарылды, аны тормышка ашыруда Фәттаховның көче керде.

Татар теленнән Халыкара олимпиада оештырылды һәм ул югары дәрәҗәгә күтәрелде. Анда татар телен өйрәнүче балалар төрле илләрдән килеп көч сынаша. Җиңүчеләрне Татарстан президенты үзе килеп тантаналы рәвештә котлап, татар теленә карата игътибарны арттырды. Сүз уңаеннан, хәзер инде аңа игътибар кимеде, аның масштаблары кечерәйде.

Чит төбәкләрдәге татар балалары өчен бушлай җәйге аланнар булдырылды. Алар бүген дә эшли. "Болгар – Туган тел" дип исемләнгән җәйге алан барлыкка килде.

Энгел Фәттахов
Энгел Фәттахов

Фәттахов чорында Казанда татар мәктәпләре ачу, булган уку йортларында татар телен көчәйтү максаты куелды. Мисал өчен, 9нчы сыйныфны тәмамлаучыларның барысы да дәүләт татар теленнән имтихан бирде. Бу кайбер ата-аналарда ризасызлык тудырды. Шул вакытта "Поборы в школе", "РОСТ" төркемнәре барлыкка килеп, Татарстан мәгариф министрына үз һөҗүмен башлады, күптөрле шикаятьләр яуды. Соңыннан шушы ук көч мәктәпләрдә укытылган татар теленә каршы да көрәшне киң җәелдерде. 2017 елда Фәттахов җитәкчелегендә Казанның 180нче мәктәбе татар уку йорты булып ачылырга тиеш булса да, төзелеш вакытында ук гауга купты. "Район мәктәбе ни өчен татарныкы булып ачыла? Без теләмибез", дип ата-аналар ризасызлыгын белдерде һәм 2017 елның көзендә Русия прокуратурасы, татар телен артык өйрәтмиләрме дип, барлык мәктәпләрне тикшерә башлады.

2017 ел вакыйгалары беренче чиратта нәкъ Фәттаховның үзенә һәм аның такымына китереп бәрде. Фәттахов үзе дә, аның министрлыгы да прокуратура тарафыннан тикшерелде. Министр буларак аңа иң авыр мәсьәләләрне хәл итәргә туры килде. Ул Мәскәүгә Русиянең ул чактагы мәгариф министры Ольга Васильева белән очрашуга да үзе, ялгызы гына йөрде. Еш кына аны Мәскәү кабинетларында кабул итмәделәр.

Энгел Фәттахов һәм аның татар теле юнәлеше өчен җавап биргән урынбасары Илдар Мөхәммәтов татар теле республиканың дәүләт теле буларак мәктәпләрдә мотлак укытылырга тиеш дип, ачыктан-ачык көрәш алып барды. Башка бер генә җитәкче дә татар дәүләт теле өчен көрәшкә кушылмады. Прокуратура кисәтүләренә карамастан, министрлык татар теле програмнарга канунлы кергән дип белдереп килде, Мәскәү "кунаклары" белән уртак тел табарга тырышты. Министрлык вәкилләре мәктәпләрне яклады.

Әмма ахыр чиктә мәктәпләрдә татар теле дәресләре киметелде, мотлак укыту тыелды. Фәттахов вазифасыннан китте, кире Актанышка кайтты.

Татар җәмәгатьчелеге аның милли җанлы кеше буларак эш итүен, ихластан татар теле өчен көрәшкәнен югары бәяләде һәм әлегәчә, Татарстан бу мәсьәләдә җиңелсә дә, аны каһарман дип саный. Фәттаховны яклап социаль челтәрләрдә дә иҗат чәчәк атты, аңа хәтта "Энгел-хранитель" (ангел-хранительга ишарә) кушаматы да тагылды.

Соңрак медиага биргән әңгәмәдә Фәттахов "татар теле мәсьәләсендә үз принципларымда калдым һәм бүген дә калам" дип белдерде. Шулай итеп, татар теленә карата принципиальлеген саклавын күрсәтте.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG