Accessibility links

Кайнар хәбәр

Актанышта башлык вазифаларын үтәүче итеп Ленар Зарипов сайланды


Ленар Зарипов
Ленар Зарипов

Энгель Фәттаховның булачак эш урыны әлегә билгеле түгел. Ул районда калыр дип көтелә, "Интертат" аны гимназиягә җитәкче итеп билгеләргә мөмкиннәр дип язды.

22 июньдә Актаныш район шурасы депутатлары утырышы узды. Утырышта 48 депутатның 46сы катнашты. Актаныш башлыгы вазифаларын үтәүче итеп бертавыштан Ленар Зарипов сайланды.

Азатлык чыганагы әйтүенчә, Актанышның элекке башлыгы Энгель Фәттаховның вазифасыннан китүен 45 депутат хуплаган, бер депутат каршы чыккан.

Ленар Зарипов - Чаллы шәһәр шурасы депутаты, "Челтәр ширкәт" ("Сетевая компания") филиалы мөдире, ягъни Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиевнең туганы - Илшат Фәрдиев такымы кешесе. Ул 1967 елда Актаныш районы Күҗәкә авылында туган, энергетик университетны тәмамлаган.

Энгель Фәттаховның булачак эш урыны әлегә билгеле түгел. Ул районда калыр дип көтелә, "Интертат" аны гимназиягә җитәкче итеп билгеләргә мөмкиннәр дип язды.

10 июньдә, Актанышта бер православ кешенең каберендәге тәре икенче мәртәбә кисеп ташланганнан соң район башлыгы, республиканың элекке мәгариф министры Энгел Фәттахов вазифасыннан китәчәген белдерде.

Район башлыгын яклап ике ачык хат чыкты. Бер мөрәҗәгатьне Актаныш шурасы депутатларына әдәбият белгече Миләүшә Хәбетдинова, икенчесен - Татарстан президентына Актаныш халкы язды.

Миләүшә Хәбетдинова район депутатларыннан Энгел Фәттаховның вазифасыннан китүен расламауларын сораган иде. Актаныш халкының хатында "Әлбәттә, вандаллык акты аяныч күренеш, әмма кабатланган икенче очракны без провокация буларак кабул итәбез. Актанышка гына түгел, бөтен татар милләтенә каршы эшләнгән кырын эш ул", диелде.

Энгел Фәттаховны яклап Казанда ялгыз пикет узды.

Энгел Фәттахов соңгы биш елда Актаныш районы белән җитәкчелек итте. 2012-2017 елларда ул Татарстан мәгариф министры булып торды. 2017 елда мәктәпләрдә татар телен ихтыяри укытуга каршы чыкты, соңрак министр вазифасыннан алынды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG