Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тәре җәнҗалыннан соң Энгел Фәттахов Актаныш районы башлыгы вазифасыннан китүе турында белдерде


Энгел Фәттахов
Энгел Фәттахов

Районда кабат тәре җәнҗалы купты, Фәттахов моны провокация дип саный.

Актаныш районы башлыгы Энгел Фәттахов үз вазифасыннан китүе турында белдерде. Бу уңайдан ул 10 июньдә районның рәсми сайтында махсус мөрәҗәгать белән чыкты.

Мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, Актанышта җирләнгән Чаллы кешесе Виктор Смирновның кабере яңадан мәсхәрәләнгән. Моны ул провокация дип атый.

"Мин туганнары һәм якыннары алдында бу хәлне туктатып кала алмау сәбәпле гафу сорыйсым килә. Килеп чыккан хәлгә мин тулы җаваплылык алам, лаеклы җәза алырга әзермен һәм эштән китәм", диелә.

Актанышта кабат Виктор Смирнов кабереннән тәрене кисеп атылуы ачыкланган. Җинаять эше ачылган.

Узган ел Актаныш зиратында кабер өстенә куелган тәрене кисеп ташлау вакыйгасы зур шау-шуга әверелеп, район һәм республика чигеннән чыгып, федераль дәрәҗәгә үк күтәрелде.

27 сентябрьдә Виктор Смирнов җәсәде Актаныш зиратында җирләнә. Аның хатыны татар, Актанышның Такталачык авылыннан Римма Смирнова. Ире син җирләнәсе урында ятарга телим дигәч, хатыны, туганнары аның васыятен үти. Кабер дә казыла, тәре дә куела. 9 октябрьдә алар кабергә янә килә һәм кисеп ташланган агач тәрегә тап була.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов район башлыгын шелтәләде, һәм Энгел Фәттахов зираттагы бу хәлне "хулиганлык" дип атады, христиан динендә булган кешене Актанышка алып кайтып җирләгән туганнарыннан гафу үтенде. Тәре җәнҗалыннан соң район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова вазифасыннан алына.

Актаныш зиратында кабер өстенә куелган тәрене кисеп ташлау вакыйгасыннан соң каберстаннар эшчәнлегенә яңа тәртипләр кертелде. Хәзер район карары нигезендә, дини зиратларда башка дин вәкилләре җирләнә алмый.

Татарстан Диния нәзарәте белән республика митрополиясе Актаныш районындагы зиратта тәрене кисеп ату уңаеннан уртак белдерү белән чыкты. Белдерүдә ике дини оешма әлеге гамәлне хөкем итте.

2016 елда Казанның Яңа татар зиратында йөзләп кабер ташы җимерелгән иде. Ул чакта композитор Салих Сәйдәшевнең һәм башка күренекле шәхесләрнең кабер ташлары җимерелде, мәсхәрәләнде. Әмма ул хәл Татарстанда да бик тиз онытылды, федераль мәгълүмат чараларын да кызыксындырмады.

Энгел Фәттахов соңгы биш елда Актаныш районы белән җитәкчелек итте. 2012-2017 елларда ул Татарстан мәгариф министры булып торды. 2017 елда мәктәпләрдә татар телен ихтыяри укытуга каршы чыкты, соңрак Фәттахов министр вазифасыннан алынды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG