Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тәре җәнҗалыннан соң Актаныш зиратлары эшенә яңа кагыйдәләр кертелгән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Район карарында дини зиратларда башка дин вәкилләре җирләнә алмый диелә.

Актаныш зиратында кабер өстенә куелган тәрене кисеп ташлау вакыйгасыннан соң каберстаннар эшчәнлегенә яңа тәртипләр кертелде. Яңа карарны район башлыгы Энгель Фәттахов имзалаган.

2015 елда кабул ителгән "Ритуаль хезмәтләр, җирләү һәм зиратлары тәртиптә тоту турындагы" дип аталган нигезнамә үз көчен югалткан. Хәзер ул "Җәмәгать һәм дини зиратларның эшчәнлеге тәртибе турында" дип атала. Документта мөселман һәм православ зиратларында эш тәртибе турында язылган. Дини зиратларда башка дин вәкилләре җирләнә алмый диелә. Моның өчен җаваплылык дин әһелләренә йөкләнгән. Җирләү өчен рөхсәт алу гаризасында үлгән кешенең кайсы дингә каравы турында язылачак һәм имза куелачак. Дини зиратларны район хакимияте үз карары белән булдыра ала диелә.

Моннан тыш, Актаныш районында җирләү эшләре мәсьәләсе буенча багучылар шурасы булдырылган. Рәис итеп Бүләк бистәсенең элекке имамы Әзһәр Заманов билгеләнгән. Аның урынбасары булып Татарстанның урыс милли-мәдәни берләшмәсенең Актаныш бүлеге җитәкчесе Юлия Әмирҗанова билгеләнгән. Әлеге шура бәхәсле мәсьәләләрне караячак.

Шулай ук Актанышта түрәләрне дә алыштыру башланган. Тәре җәнҗалыннан соң район башлыгы урынбасары вазифасыннан киткән Рәйхан Галимҗанова урынына моңа кадәр район башкарма комитетын җитәкләгән Илшат Габделхәев билгеләнәчәк, дип яза "БИЗНЕС Online".

4 февральдә, Актаныш районы башкарма хакимияте җитәкчесе итеп Рөстәм Ильясов билгеләнгән иде. Ул моңа кадәр Мөслим районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары булып эшләгән.

Актаныш зиратында кабер өстенә куелган тәрене кисеп ташлау вакыйгасы зур шау-шуга әверелеп, район һәм республика чигеннән чыгып, федераль дәрәҗәгә үк күтәрелде.

27 сентябрьдә Виктор Смирнов җәсәде Актаныш зиратында җирләнә. Аның хатыны татар, Актанышның Такталачык авылыннан Римма Смирнова. Ире син җирләнәсе урында ятарга телим дигәч, хатыны, туганнары аның васыятен үти. Кабер дә казыла, тәре дә куела. 9 октябрьдә алар кабергә янә килә һәм кисеп ташланган агач тәрегә тап була.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов район башлыгын шелтәләде, һәм Энгел Фәттахов зираттагы бу хәлне "хулиганлык" дип атады, христиан динендә булган кешене Актанышка алып кайтып җирләгән туганнарыннан гафу үтенде.

Татарстан Диния нәзарәте белән республика митрополиясе Актаныш районындагы зиратта тәрене кисеп ату уңаеннан уртак белдерү белән чыкты. Белдерүдә ике дини оешма әлеге гамәлне хөкем итте.

2016 елда Казанның Яңа татар зиратында йөзләп кабер ташы җимерелгән иде. Ул чакта композитор Салих Сәйдәшевнең һәм башка күренекле шәхесләрнең кабер ташлары җимерелде, мәсхәрәләнде. Әмма ул хәл Татарстанда да бик тиз онытылды, федераль мәгълүмат чараларын да кызыксындырмады.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG