2025 елның 1 гыйнварына Татарстанда яшәүчеләргә бирелгән ипотека кредитлары 657 млрд сум булган. Узган ел белән чагыштырганда бу - 12 процентка күбрәк. Шул ук вакытта Татарстанда ипотека бурычын вакытында түли алмаучылар моңарчы булмаганча арткан. Бу хакта Үзәк банк белешмәләренә таянып, "Бизнес Online" яза.
Былтыр ел дәверендә түләнмәгән ипотека бурычлары аннан алдагы ел белән чагыштырганда ике тапкырга диярлек арткан һәм 2,5 млрд сумга җиткән. 2025 елның 1 гыйнварына билгеле булганча, Татарстанда мондый бурычлар барлык ипотека кредитларының гомуми күләменнән 0,38 процентны тәшкил итә. Ә 2024 елның 1 гыйнварына 0,21 процент булган.
Бер ел эчендә республикада яшәүчеләрнең гомуми кредит бурычлары 10 процентка арткан һәм 1,01 трлн сумнан 1,12 трлн сумга җиткән. Шул ук вакытта физик затларның вакытында түләнмәгән кредит бурычлары (моңа бөтен төрдәге кредитлар да керә) 20 процентка арткан һәм моннан алдагы елны 26 млрд сум булса, хәзер 31 млрд сумга җиткән.
- Татарстанда былтыр ипотекалар саны 33 процентка кимегән. 2024 елның 11 аенда 45 меңнән артык килешү төзелгән булган. Моңа ташламалы ипотека програмы тәмамлануы, процент ставкалары югары булуы сәбәпче.
- Русиядә 2024 елның 1 июленнән 8%-лы ташламалы ипотека програмы гамәлдән чыгарылды. Шул ук вакытта федераль хакимият бюджетта хәрби чыгымнарны арттырды.
- Шул ук вакытта ипотека алу өчен иң отышсыз шәһәрләр арасында Казан — Русиядә беренче урында, дип хәбәр ителгән иде.
- "ЦИАН.Аналитика" белешмәләренчә, 2024 елның декабрендә Казандагы яңа салынган күпкатлы йортларда фатирларның бер дүрткел метры 234 мең сум булган. 500 меңнән артык кеше яши торган 35 шәһәр арасында бу — Мәскәү белән Петербурдан кала иң кыйбат бәя.
- Русия хезмәт һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Ольга Баталина Русиядә яшәүче гаиләләрнең кимендә 40 проценты ипотека ала алмый, хәтта ташламалысын да, дип белдерде. Кайбер очракларда ипотека балалар тууны тоткарлап торучы фактор да булырга мөмкин, дигән иде ул.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум