Accessibility links

Татарстанда җиңел моторлы очкыч килеп төшкән


 Cessna 172 очкычы. Архив фотосы
Cessna 172 очкычы. Архив фотосы

Өч кеше үлгән, бер кеше җәрәхәтләнгән.

Татарстанда Кама Тамагы бистәсе янында "Cessna-172" җиңел моторлы очкычы килеп төшкән. Өч кеше үлгән, бер кеше җәрәхәтләнгән, дип яза Татарстан Telegram-каналлары.

Очкыч чатырлар аланы янына килеп төшкән шуннан соң аңа ут капкан. Шаһитләр пилотны тартып чыгаруларын әйтә, ул төрле җәрәхәтләр алган. Урында ашыгыч хезмәтәр эшли.

Идел буе транспорт прокуратурасы тикшерү башлаган, урынга прокуратура вәкиле һәм тикшерү төркеме килергә чыккан.

  • 2021 елда Минзәләдә парашютчылар утырган очкыч җиргә килеп төшкән иде. Нәтиҗәдә 16 кеше үлде, алты кешенең гомерен саклап кала алдылар.
  • Очкычта чамадан тыш йөк булуы, шулай ук рөхсәт бирү кәгазьләре һәм очыш документларында хәрәмләшүләр ачыкланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG