Татарстанда Русия саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә бер тапкыр бирелә торган түләүне 600 мең сумга арттырганнар. Хәзер аларга 2,2 млн сум урынына 2,8 млн сум биреләчәк. Соңрак контракт төзүчеләрне Украинадагы сугышка җибәрәләр. Түләүләрнең артуы турында чыганагына сылтама белән "Бизнес Online" хәбәр итте. Бу мәгълүматны республика президенты сүзчесе Лилия Галимова да раслаган.
2,1 млн сумын - Татарстан, 400 мең сумын - Русия саклану министрлыгы, 300 мең сумга кадәр акчаны Татарстан муниципалитетлары һәм оешмалары түләячәк. Яңа түләү 1 апрельгә кадәр гамәлдә.
Ел башыннан бирле бу акчаларны инде икенче тапкыр арттырдылар. 1 гыйнвардан башлап 200 мең сумга арткан иде.
Моннан тыш, Татарстанда танышларын Русия саклану министрлыгы белән контракт төзергә алып килүчеләргә түләнә торган акчаларны арттырдылар. Аларга 150 мең сум бирәләр.
Татарстанда ирләрне Русия саклану министрлыгы белән контракт имзаларга үгетли алганнарга акчаны былтыр июль аенда түли башлаганнар иде. Башта 50 мең сум итеп билгеләнде, аннан соң аны озак та үтми 100 мең сум иттеләр.
Кешене Украинадагы сугышка барырга күндергән өчен акча түли башлаган иң беренче төбәк Татарстан булды. Татарстаннан соң бу түләүләрне башка төбәкләрдә дә кертә башладылар. Мәсәлән, Башкортстанда сугышка җибәрергә кеше табучыларга 50 мең сум түләргә вәгъдә итәләр.
Украинадагы сугышта катнашучы ихтыярилар һәм контракт белән киткән хәрбиләр кайчан мобилизацияләнгән яки Русия саклану министрлыгы белән кайчанга кадәр килешү төзегән булуларына да карамастан, сугыш бетмичә өйләренә кайтмаячак. Бу хакта блогерлар һәм Украинадагы сугыш турында язучы медиалар хезмәткәрләре белән очрашуда Русия президенты Владимир Путин әйтте. Путин игълан иткән "өлешчә" мобилизациянең тәмамлануы турында фәрман булмаганга, контрактчыларны өйләренә җибәрмәү өчен юридик мөмкинлек бар.
- Русиянең Украинада алып барган сугышына өч елга якын вакыт узды. Үлүчеләр санын, аларның исемнәрен азмы-күпме ачыклап булса, хәбәрсез югалучылар турында мәгълүматны табу аеруча авыр.
- Русия Украинага 2022 елның 24 февраль иртәсендә бәреп керде. Азатлык сугышның беренче көненнән башлап Русиянең Украинага каршы сугышында һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен бер исемлеккә теркәп бара. Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана.
- Азатлык Радиосы ачыклаганча, Русиянең Украинага каршы сугышында Татарстаннан — кимендә 3883, Башкортстаннан — кимендә 4302 кеше һәлак булган. Хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми — чынбарлыкта аларның саны күпкә зуррак була ала.
- Үз саннарына нигезләнеп, "Медиазона" 2024 ел, мөгаен, сугышның иң күп кан коелган елыдыр дип фаразлый. Үлүчеләр турында мәгълүмат соңарып килү сәбәпле, моны әлегә төгәл белдереп булмый, ди журналистлар, әмма тенденция шуны күрсәтә.Үлүчеләр турында некрологлар шактый соңарып килә, димәк, 2024 елның соңгы айларында үлгәннәр турында мәгълүмат әле 2025 елда да озак килеп торачак.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум