Бу атна башында Татарстанның Тукай районы Бакчасарай авылында бал кортлары үлә башлаган. "Татарстан умартачылары" иҗтимагый оешмасы мәгълүматынча, җиде умарталыкка зыян килгән, 300ләп умарта үлеп беткән.
Оешманың вәкиле Ләлә Шакирова "НеМосква" белән сөйләшкәндә: "Без әле гариза язган умартачылар турында гына әйтәбез. Ә үлгән умарталарның саны тагын да күбрәк булырга мөмкин", дигән.
Басма искәртүенчә, бал кортлары чәчәк серкәсе эзләп җиде чакрым ераклыкка кадәр оча. Ә бу тирәдәге чәчәк атып утырган басу - "Илнур" крестьян-фермер хуҗалыгыныкы, анда рапс чәчелгән диелә.
"Фермерлар басуны якшәмбе көнне (14 июльдә - ред.), куркынычы ягыннан беренче сыйныфка карый торган пестицид белән эшкәртүен раслады. Авылда яшәүчеләр басуны әле бал кортлары очкан чакта - кояш батканчы ук агулаганнар иде дип әйтә", дигән Ләлә Шакирова.
Бал кортлары үлә башлагач та, басуны агулаган хуҗалык вәкиле умартачыларга проблемны тыныч юл белән хәл итәргә, килгән зыянның акчасын түләргә тәкъдим иткән. Тик тәүлек эчендә үлгән умарталарның саны шулкадәр күбәйгән ки, бу сүзләрен кире алган диелә язмада.
"Умартачыларга әлегә бик шаулашмаска кушканнар", дип сөйләгән Ләлә Шакирова.
Ул үзе дә урынга барган һәм "моның кадәр бал кортының үлүен беренче тапкыр күрәм", дигән.
Умартачылар мәхкәмәгә кадәр барып җитәргә ниятли диелә.
"Татарстан умартачылары" оешмасында әйтүләренчә, бу быел беренче очрак кына түгел. Күптән түгел Әлмәттә дә 200ләп баш умарта үлеп беткән. Тик анда агрохолдинг зыян күргән умартачыларга кеременнән миллион сум түләячәкмен дип ышаныч кәгазе язып биргән, дип җиткерә "НеМосква".
- Былтыр Татарстанның 8 районында бал кортлары күпләп үлгән иде. Сүз Теләче, Спас, Лаеш, Питрәч, Зәй, Бөгелмә, Чирмешән һәм Чистай районнарында умарталары турында бара. Татарстан умартачылары оешмасы мәгълүматына күрә, якынча 3 мең бал корты гаиләсе үлгән.
- Татарстан умартачылары оешмасы әгъзасы Алексей Андреев Азатлыкка сөйләвенчә, республикада бал кортлары нигездә 1нче һәм 2нче класстагы пестицидлардан үлә. Ул хуҗалыкларның басуны агулар алдыннан хәбәр итмәвен, хәбәр иткән очракта да кортларны күчереп булмавын әйтә.
- 2022 елда Татарстан хөкүмәте Авыл хуҗалыгы министрлыгының Аквакультура һәм умартачылык идарәсе эшчәнлеген туктату турындагы карарны раслады. Районнарда бал кортлары күпләп үлгән очракта, умартачылар әлеге идарәгә мөрәҗәгать итә ала иде.
- БылтырТатарстан умартачылары беренче тапкыр мәхкәмәдә отты. Арча районы Шәке авылы умартачысы Нурулла Закиров бал кортларының "Северный" агрофирмасы басуында агулануын дәлилли алды. Район мәхкәмәсе 360 мең сумлык матди зыянны каплау карары чыгарды.
- Узган елны рәсмиләр Татарстанда татар бал корты токымы юкка чыгу куркынычы алдында тора дип белдерде. Авыл хуҗалыгы министры татар бал корты тотучыларга дәүләт ярдәме күрсәтә башлаячак диелде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум