Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда бал кортлары күпләп үлә. "Умартачылар курка, дәшми"


Үлгән бал кортлары

Быел Татарстанның 8 районында бал кортлары күпләп үлгән. Сүз Теләче, Спас, Лаеш, Питрәч, Зәй, Бөгелмә, Чирмешән һәм Чистай районнарында умарталары турында бара. Татарстан умартачылары оешмасы мәгълүматына күрә, якынча 3 мең бал корты гаиләсе үлгән. Хәзерге вакытта Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы комиссия төзегән. Алар бал кортлары үлгән җирлекләрдәге басуларны тикшерәчәк.

Җәй башында Лаеш районының Зур Кабан авылы умартачысы Фаик Фәрукшинның 60 бал корты гаиләсе үлә. Азатлыкка сөйләвенчә, зыянның күләме 5 млн сумнан артык киткән.

Фаик Фәрукшин
Фаик Фәрукшин

"Бал кортларының күбесе үлде. Исән калганнары инде бал җыймады. Хәзер бал кортлары үрчи башласа да, бал җыярга чәчкәләр юк. Ел буе эшләп бер табыш ала алмадым. Бер гаилә 30 килограм бал бирә. 60 гаиләдән 1 800 килограм бал ала алмадым. Базар бәясе белән санаганда, 5 млн сумнан артык зыян килгән. Икенче ел эшлим һәм бернәрсәсез калдым", ди ул.

Фәрукшин бал кортларының күпләп агулануында Русия фәннәр академиясенең Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтын (ТатНИИСХ ФИЦ КазНЦ РАН) гаепли. Алар Зур Кабан авылы янында борчак чәчкән һәм аны эшкәрткән булган.

"Безгә алдан хәбәр итмичә басуны 1нче класс куркыныч тудыручы пестицид белән агуладылар. Алар агуларга өч көн кала кисәтергә тиеш иде. Гәрчә, 2нче һәм 3нче класс кортларга зыянлы түгел. Агрономнар уйламыйча эш итә. Зур Кабан авылыннан 500 метр ераклыкта борчак һәм рапс чәчтеләр. Монда бал корты гына түгел, кыргый кортлар да, бөҗәкләр дә үлә. Экологлар да, прокуратура да моңа игътибар итми. Кытайдан арзанга алып, агулап яталар", ди ул.

Татарстанда бал кортлары күпләп үлә
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:59 0:00

Умартачы басуны агулаучыларны мәхкәмәгә дә бирергә җыена. Хәзерге вакытта ул үлгән бал кортларын анализга биргән.

Үлгән бал кортлары
Үлгән бал кортлары

"Мин 56 мең сумга анализ ясаттым. Дөрес, бал кортларының агулануы расланса да, басудагы үсемлектә агу табылмады. Ришвәт биреп эшләнгәнме, юкмы — белмим. Минем барыбер өметем бар. Агроном кул куйган беркетмәдә басуның нинди агу белән эшкәртелүе әйтелә. Ыгы-зыгы чыга башлагач, ул эшеннән китте һәм туган ягы — Казакъстанга кайтып китте", ди ул.

Фаик Фәрукшин Татарстанда умартачыларның куркуын әйтә. Бал кортлары үлеме турында ул һәм тагын берничә кеше генә мөрәҗәгать итте ди ул.

"Умартачылар курка, дәшми. Без комиссия чакырттык, акт төзеттек. Ерып чыга алырбызмы, юкмы, ләкин җәмәгатьчелеккә фикерне җиткерергә кирәк. Авыл кешесе өчен анализ ясатырга 56 мең сум түли алмавын да әйтергә кирәк", дип өсти Фәрукшин.

Умартачы фикеренчә, бу мәсьәләне күтәрер өчен сәяси фирка, иҗтимагый хәрәкәт булдырырга кирәк.

Татарстан умартачылары оешмасы әгъзасы Алексей Андреев Азатлыкка сөйләвенчә, республикада бал кортлары нигездә 1нче һәм 2нче класстагы пестицидлардан үлә. Ул хуҗалыкларның басуны агулар алдыннан хәбәр итмәвен, хәбәр иткән очракта да кортларны күчереп булмавын әйтә.

Умартачылар берлеге исәпләренә караганда, быел Татарстанда кимендә 117 умарталыкка зыян килгән. Бу якынча 3 меңнән артык бал корты гаиләсе. Бу санга бер районның мәгълүматлары исәпкә алынмаган диләр оешмада.

"Быел, узган ел белән чагыштырганда, агулану очраклары күбрәк. 2019 елда бал кортлары күпләп үлгәннән соң, ике ел дәвамында кортларга шул кадәр зыян килмәде. 2022 елда тагын арта башлады. Быел исә, бик күп умарталарга зыян килде. Элегрәк аграрийлар агулау турында алдан кисәтә һәм нигездә 3нче класстагы агуларны куллана торган булса, хәзер 1нче класс агу белән эшкәртә һәм умартачыларга нинди зыян килгәне турында уйламый", ди ул.

Умартачыларның кортларына күбрәк эре инвесторлардан зыян килә.

"Инвесторлар да, кечерәк хуҗалыклар да бар. Зәй районында "Агросила" кебек эре холдингка мөрәҗәгать иткән идек. Алар безнең агулар сатып алынды һәм умартачылар фикерен исәпкә алмыйбыз дип җавап бирде. Без алдан кисәттек диде. Бабай кая барсын бу очракта? Кече хуҗалыклар исә басу-кырларны эшкәрткәндә умартачылар белән килештереп эшләү ягын карый", ди ул.

Ул мисал итеп китергән Зәй районында гына да быел 3 авылда 800 бал корты гаиләсе үлгән.

Умартачылар бал кортларын иминиятләштерә алмый, ди Андреев.

"Бер ширкәт тә кортларны үләннән агулану ихтималына иминиятләми", ди ул.

Аныңча, бөтен өмет — дәүләттә.

"Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы кортларга зыян китерми торган технология куллана башлады. Шулай да ул басу-кырларның бик аз өлешен алып тора. Бәлки күпмедер вакыттан соң республикада биопестицидлар куллана башларлар. Әгәр дә аграрийлар биоматдәләр файдаланудан икътисади файда күрсә, бу очракта алар зыянлы агу кулланмас иде", диде ул.

Быел Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы агрономнарны энтомофиль культураларны эшкәртүдә куркыныч тудырмый торган технологияләр кулланыр өчен курслар үткәрде. Рәсмиләр барлыгы 130 белгеч укуын әйтте. Арча, Актаныш, Питрәч, Апас районнарында яңа технологияләр файдалынлган диелде.

"Әгәр алар укулар уздырмаган булса, кортлар үлү очрагы тагын да күбрәк булыр иде. Барыбер ниндидер эш башкаралар. Түрә әйткәнчә, энтомофиль культура чәчелгән 600 мең гектарның 35 меңе яңача эшкәртелгән. Бу аз булса да, начар түгел", ди ул.

  • Соңгы елларда Татарстанда бал кортларының күпләп агулану очраклары булды. Умартачылар моңарда рапс басуларын эшкәрткән җирле агрохолдинглардан шикләнде. Күпләп агулану очраклары Мамадыш, Арча, Мөслим, Тәтеш, Питрәч районнарында теркәлде. Мәсәлән, 2019 елда республикада 5 мең бал корты гаиләсе үлгән диелде. Агулану очраклары узган ел да дәвам итте. Әлмәт районында 50 умарталыкка зыян килүе әйтелде.
  • 2022 елда Татарстан хөкүмәте Авыл хуҗалыгы министрлыгының Аквакультура һәм умартачылык идарәсе эшчәнлеген туктату турындагы карарны раслады. Районнарда бал кортлары күпләп үлгән очракта, умартачылар әлеге идарәгә мөрәҗәгать итә ала иде.
  • Быел Татарстан умартачылары беренче тапкыр мәхкәмәдә отты. Арча районы Шәке авылы умартачысы Нурулла Закиров бал кортларының "Северный" агрофирмасы басуында агулануын дәлилли алды. Район мәхкәмәсе 360 мең сумлык матди зыянны каплау карары чыгарды.
  • Быел рәсмиләр Татарстанда татар бал корты токымы юкка чыгу куркынычы алдында тора дир белдерде. Авыл хуҗалыгы министры татар бал корты тотучыларга дәүләт ярдәме күрсәтә башлаячак.
  • 2022 елда Татарстанда 9 мең тонна бал җитештерелгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

XS
SM
MD
LG