Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар активисты Рәфис Кашаповка Татарстанда икенче җинаять эше ачканнар


Рәфис Кашапов
Рәфис Кашапов

Chelny-biz мәгълүматынча, ул "ят агент" тамгасы кую кагыйдәләрен үтәми, шуның өчен ике тапкыр административ җаваплылыкка тартылган, хәзер исә аны моның өчен ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре бар. 

Татарстанда Татар иҗтимагый үзәгенең Чаллы бүлегенең элекке җитәкчесе Рәфис Кашаповка икенче җинаять эше ачылган. Бу юлы "ят агентлар" канунын кабат бозу турында, дип җиткерә Chelny-biz.

Басма мәгълүматынча, ул "ят агент" тамгасы кую кагыйдәләрен үтәми, шуның өчен ике тапкыр административ җаваплылыкка тартылган, хәзер исә аны моның өчен ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре бар.

2023 елның гыйнварында аны "ят агент" дип тамгаладылар. Ә июньдә "Одноклассники"дагы язмалары өчен административ эш ачканнар иде. Аны "ят агент" эшчәнлеге тәртипләрен бозуда гаепләделәр.

Моңа кадәр бер төркем татар активистының "Сөргендәге Татарстан хөкүмәте" дигән оешмасы рәисе, хәзерге вакытта Британиядә яшәүче Рәфис Кашаповка каршы "террорчылыкны аклау" турында җинаять эше ачылды. Моңа Кашаповның "Алабуга" икътисади зонасына булган һөҗүм турындагы бер әңгәмәсе сәбәп булган диелде.

Шулай ук күптән түгел Чаллы шәһәр мәхкәмәсе аны "теләнмәгән" оешма эшчәнлегендә катнашуда гаепле 15 мең сум штраф салган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG