2024 елда Татарстан һәм Башкортстанда яшәүчеләрнең табигый кимүе, ягъни туучыларга караганда үлемнәрнең артуы көчәйгән. Бу Татарстанстат һәм Башкортстанстат хисапларыннан күренә.
Узган ел Татарстанда туучылар саны кимегән. 2024 елда барлыгы 35 319 сабый дөньяга килгән. Бу 2023 елдан 1 178 балага азрак. Үлемнәр исә, 2 218 очракка артып, 45 062гә җиткән. Табигый кимү 9 743 кешене тәшкил иткән. 2023 елда аларның саны 6 347 очрак булган. Бер елда халыкның табигый кимүе 53,5%ка арткан.
Башкортстанда да туучылар саны азайган. 2024 елда барлыгы 32 968 бала дөньяга килгән. Бу 2023 елдан 2 420 сабыйга азрак. Үлемнәр саны 3 513 очракка артып, 51 214 кешенең гомере өзелгән. Халык санының табигый кимүе 18 246 кешене тәшкил иткән. Бу 2023 елдан 48,2%ка күбрәк. Ул вакытта табигый кимү 12 313 очрак булган.
Моннан тыш, ике республикадада өйләнешүчеләр саны кимегән. Татарстанда 23 683 пар гаилә корган. Бу 2023 елдан 6,1%ка азрак. Аерылышучылар саны исә киресенчә 5,3%ка кимегән: барлыгы 13 507 пар аерылышкан.
Башкортстанда 21 305 пар гаилә корган, бу 2023 елдан 10%ка азрак. Шул ук вакытта 15 880 пар аерылышкан, бер елда аларның саны 5,6%ка кимегән.
• Соңгы елларда Русиядә, шул исәптән Татарстанда һәм Башкортстанда демографик кризис күзәтелә.
• 2023 елда Татарстан хөкүмәте 2023-2025 елларга исәпләнгән бала табуны арттыру турында дәүләт програмы кабул итте. Түрәләр куйган максатка күрә, 2025 елга республикада кимендә 35 мең бала туарга тиеш. Бу санга алар бала төшерү санын киметеп, хатын-кызларга өстәмә ярдәм күрсәтеп ирешергә тели. Бәйсез демограф Алексей Ракша дәүләт програмыннан бернинди файда булмаячак дип белдерде. Төп сәбәбе — Татарстан бу өлкәгә акча бүлеп бирмәүдә.
• Моңа кадәр Ракша Башкортстанда халык саны нык кимиячәк, Татарстанда миграция хисабына сакланачак, дип белдергән иде.
• Татарстан фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге мәгълүматына караганда, республикада халык саны 2050 елга 500 меңгә кимергә мөмкин. Фаразга ярашлы, ул вакытта Татарстанда 3,35 млн кеше яшәячәк.
• Русиянең Украинага каршы сугышы да үлемнәр санын арттырды. Татарстан һәм Башкортстаннан сугышта кимендә 9 меңнән арттык кешенең гомере өзелгән. Иң күп үлемнәр 2024 елга туры килә.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум