Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда түбән хезмәт хаклары аркасында хосусый саклау оешмалары мәктәпләрне саклаудан баш тарта


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Хәзерге вакытта ничә бала укуына карап, мәктәпләрне бер сәгать саклаган өчен 130-150 сум түләнә. Хосусый сак оешмалары бу акчага риза түгел. Мәгариф министрлыгы акчаларны арттырып, 140-162 сум булса да түлик ди. Татарстан депутатлары 175нче мәктәп фаҗигасен искә алып, бу тәкъдимне хупларга сүз бирә.

Татарстанның 2024 ел өчен бюджетында республикадагы мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын саклау өчен 1,44 млрд сум каралган. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев әйтте, дип яза "Коммерсантъ".

Аның сүзләренчә, куркыныч ягыннан беренче һәм икенче категориядәге мәктәпләрне саклауның бер сәгате - 150 сум, өченче категориядәгеләрен саклаганга бер сәгатькә 130 сум түләнә. Куркынычлык категориясе мәктәптә яки балалар бакчасында белеп алучыларның санына карап билгеләнә. Әмма бу акчалар аз дип, хосусый сак оешмалары мәктәп мөдирләре белән килешү төзүдән баш тарта, дип искәрткән түрә.

Мәгариф министрлыгы сак өчен түләүне сәгатенә 162 сум хәм өченче категориядәге мәктәпләргә 140 сум итеп күтәрергә тәкъдим итә. Сак өчен түләүләр арта икән, бу республика бюджетына өстәмә 110 млн сум чыгым ясаячак.

Хәзерге вакытта акчаларны арттыру тәкъдиме финанс министрлыгында карауда, дип аңлата Андреев.

Дәүләт шурасы депутатлары мәгариф министрлыгының бу тәкъдимен хупларга сүз биргән. "Казанның 175нче мәктәбе безне күпкә өйрәтте", дип әйткән канунлылык комитеты башлыгы Шакир Яһудин ("Бердәм Русия").

  • 2021 елның 11 маенда 175нче гимназиядә ут ачып, кайчандыр шушы мәктәптә укыган Илназ Галәвиев тугыз кешене: җиде бала һәм ике укытучыны үтерде. Бу эш нигезендә 600дән артык кеше зыян күрүче дип табылды.
  • Бу вакыйгадан соң Татарстан мәктәпләрендә иминлек мәсьәләсе зур сораулар уятты. Түрәләр киләчәктә мондый хәлне булдырмас өчен чаралар күрергә вәгъдә итте.
  • 2022 елда Татарстан мәктәпләрдә иминлекне көчәйтү өчен акча эзләүгә кереште. Ул вакытта республикадагы белем йортларының 32 проценты гына хосусый саклау оешмалары (ЧОП) белән саклануы билгеле булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG