Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда үлемгә китергән юл фаҗигаләре арткан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бу елның тугыз ае эчендә Татарстанда 2320 юл фаҗигасе булган, аларда 220 кеше үлгән, 2819 кеше яраланган.

Татарстанда юл һәлакәтләре кимесә дә, анда үлүчеләр саны арта. Бу хакта республика хөкүмәт йорты идарәсе җитәкчесе Шамил Гафаров әйтте, дип җиткерә Татарстан президенты матбугат хезмәте.

"Бу авыр ел, катлаулы. Үлүчеләр саны ягыннан хәвефле күрсәткечләр бар. Кызганыч, әлегә теләгән нәтиҗәләргә ирешә алмадык", дигән ул.

Бу елның тугыз ае эчендә Татарстанда 2320 юл һәлакәте булган, аларда 220 кеше үлгән, 2819 кеше яраланган.

Ә 28 октябрьгә булган белешмәләргә күрә, республикада юл казасында 257 кешенең гомере өзелгән. Бу хакта Татарстан ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гарипов әйткән. Аның сүзләренчә, юл һәлакәтләренең иң киң таралган төрләре - бәрелүләр, җәяүлеләрнең өстенә менү, юлдан төшеп китү.

Үлем очраклары аеруча Баулы, Актаныш һәм Мамадыш районнарында арткан. Аеруча М7 "Волга" машина юлында һәлак булучылар күбәйгән диелә.

  • Быел июль ахырында Татарстанда балалар катнашында юл һәлакәтләре һәм аларда җәрәхәтләнүчеләр арткан, дип хәбәр ителгән иде.
  • Быел февраль башында Чаллыда ашыгыч ярдәм белән юл һәлакәтендә дүрт кеше җәрәхәтләнгән иде. Ашыгыч ярдәмне йөртүче тавыш сигналын кушып куймыйча сфетофорның кызыл утына чыккан, һәм җиңел машина белән бәрелешкән. Ашыгыч ярдәм машинасыында авырулар булмаган диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG