Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның Чистай районында бер айдан соң туристлардан салым җыюны гамәлдән чыгара башлаганнар


Чистай шәһәре. Архив фотосы
Чистай шәһәре. Архив фотосы

Чистайдагы Түбән Кондрата авылы турында сүз бара. Җирлек башлыгы "чиркәүдән башка күрсәтер әйбер юк", ди. Чистайның үзендә дә гамәлдән чыгарулары бар. "Район икътисадына бу әллә ни зур кертем бирмәячәк, ә эшкуар өчен бу саллы булырга мөмкин", дигән Чистай районы шурасы идарә башлыгы Равил Мәзгутов.

Татарстанның Чистай районында бу елның әле 1 гыйнварыннан гына кертелгән туристлардан салымны инде гамәлдән дә чыгара башлаганнар. Сүз 400ләп кенә кеше яши торган Түбән Кондрата авылы турында бара.

"Безнең монда чиркәүдән башка күрсәтергә әйбер дә юк бит", дигән "Бизнес Online"га Түбән Кондрата җирлеге башлыгы Сергей Васильев. Салым кертеп, "үзләрен күрсәтмәкчеләр иде, килеп чыкмады", дигән ул. Шул ук вакытта авылда кунакханәләр дә юк, күрәсең салымны "киләчәкне күз уңында тотып" керткән булганнардыр.

Башка муниципалитетлар да моннан үрнәк алырга мөмкин. Чистай районының биш җирлегендә карарлар әзерләнә, тиздән салымны Чистайның үзендә дә гамәлдән чыгарулары бар. "Район икътисадына бу әллә ни зур кертем бирмәячәк, ә эшмәкәр өчен бу саллы булырга мөмкин", дигән Чистай районы шурасы идарә башлыгы Равил Мәзгутов.

2025 елның 1 гыйнварыннан Татарстанның кайбер районнарында кунакханәләр һәм отельләрдән турист салымы җыела башлады. Яңа салым кунакханәләрдә, хостелларда һәм башка яшәү урыннарында бер тәүлек яшәү бәясенең 1%-ын тәшкил итә. Әмма шул ук вакытта салым 100 сумнан да ким булмаска тиеш.

Узган атнада Татарстанга Русия икътисади үсеш министрлыгыннан киңәшләр килгән. Министрлыкта әгәр дә салым бюджетка елына 50 мең сум булса да китерми икән, кунакханәләргә бу салымны салуның кирәге юк дигәннәр. Хәзерге вакытта туристлардан салымны Татарстанның җиде муниципалитетында җыялар.

Татарстанның туризм дәүләт комитетында әйтүләренчә, муниципалитетлар салымны кертү яки гамәлдән чыгару мәсьәләсен үзләре хәл итә.

"Без туристлардан салымны туристлар агымы күп булган урыннарда гына кертү яклы", дигәннәр комитетта.

Быел гыйнвар ахырында Чистайдагы кунакханә хуҗалары туристлардан салым җыюга зарланган иде. "Кунакханәдә урын алу (бронь) сервисларына бүлмә бәясеннән 15 процент түлибез, туристлар салымы түләячәкбез. Нәрсә калачак? Ябылсак җиңелрәк булачак!" — ди Чистайның "Кама" кунакханәсе җитәкчесе Рузалия Мөкминова.

Аның әйтүенчә, "Кама" кунакханәсендә йокы урыны арендалау кимендә 1000 сум тора. Әгәр дә туристлардан 100 сум салым алсаң, бу бәянең бер проценты түгел, 10 проценты дигән сүз. Шул ук вакытта "Кама"да 20 бүлмә бар, бер ел эчендә бу кунакханә 57 процентка гына тулы була, ди ул. Мөкминова әйтүенчә, Чистайга туристлар агымы зур түгел, күпчелек туристлар бер көнгә генә шәһәр карарга гына дип килә, кунып калмый.

Чистайда барлыгы ике кунакханә бар. Икенчесе — "Чистополь"нең баш мөдире Гөлкәй Мостафина да 100 сум салымны күп дигән.

"Ноябрьдән майга кадәр керемебез бөтенләй юк. Нигездә җыеп куелган акчаларга яшибез: хезмәт хакы түлибез, коммуналь чыгымнарны, бөтен әйбер кыйбат, чыгымнар күп. Бу 100 сум — безнең кунакханәдәге иң арзанлы бүлмәнең алты проценты дигән сүз. Бу бик күп. Мосафирлар бөтенләй юк, мәсәлән бүген безнең 45 бүлмәнең икесендә генә кеше бар", дигән Мостафина.

  • Шәһәрләрнең туристлардан салым җыю хокукы 2024 елның июлендә Русия салым кодексына үзгәрешләр керткәннән соң барлыкка килде. Хәзер муниципаль берәмлекләр турист салымын үзләре кертә һәм аның ставкаларын да үзләре билгели ала.
  • Салымны җыю эше кунакханәләргә һәм хостелларга тапшырылган. Шулай итеп, туристлардан турыдан-туры акча таләп ителмәячәк, салым бүлмә бәясенә кертеләчәк һәм кунакханә тарафыннан бюджетка күчереләчәк.
  • Моңа кадәр төрле төбәкләрдә туристлардан салымны бөтенләй көтелмәгән урыннарда кертүләре турында хәбәрләр булды. Мәсәлән Русиянең иң пычрак шәһәре Волжскида (биредә химия комплексы эшли) һәм Новоуральскида (монда бары тик рөхсәт кәгазе белән генә кереп була) да туристлардан салым җыя башлаганнар иде.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG