Русия парламенты каршындагы канун чыгаручылар шурасы Татарстанның мәктәп укучыларын экстремизмга тикшерү турындагы канун өлгесен хупламаган. Бу хакта KazanFirst яза.
Комиссия бу тәкъдимне башка юллар белән, әйтик тәрбия бирүне көчәйтеп тормышка ашыруны карарга кушкан. Шулай ук үсмерләр белән яшьләр арасында радикальләшүгә каршы профилактика узлырырга, аны уздырган чакта юристлар, психологлар, укытучылар, медиклар фикерләрен исәпкә алырга киңәш иткән.
Федерация шурасының фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова сүзләренчә мондый тестлар уздыру "Русия кануннарына туры килми".
Дума идарәсендә әйтүләренчә, җинаять кылырга җыенучыларны, шул исәптәп террорчыл төрдәге җинаятьләр кылырга исәпләүчеләрне ачыклау мәктәпләр белән көллиятләргә һәм югары уку йортларына түгел, ә эчке эшләр оешмалары белән Федераль иминлек хезмәтенә (ФСБ) йөкләнгән.
Шулай ук Федерация шурасында үсмерләрне наркотиклар куллануга ихтыяри рәвештә тикшерү барлыгын да искә төшергән.
- Татарстан Дәүләт шурасы мәктәп укучыларын һәм уку йортларындагы студентларны экстремизмга тикшерүне былтыр декабрьдә тәкъдим иткән иде.
- Татарстан депутатлары фикеренчә, балигъ булмаучыларның "хәрби комиссариатларга һәм тимер юл инфраструктурасына ут төртү очраклары" ешайган. Шулай ук алар балаларның кыйммәтләр системы формалашмаган, психикасы тотрыклы түгел, шуңа күрә алар җимергеч йогынтыга бирешергә мөмкин, дип саный.
- Күпчелек ата-аналар балаларын наркотикларга тикшерүдән баш тартканга, депутатлар экстремизга тикшерүне мәҗбүри итәргә кирәк дип саный.
- Июнь аена булган мәгълүматларга күрә, Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле Русиянең 101 үсмерен террорчылыкта һәм экстремизмда гаепләгәннәр. Алаар Росфинмониторинг исемлегенә кертелгән.
- Үсмерләргә террорчылык һәм экстремизм маддәләре нигезендә җинаять эшләрен, аерым алганда, тимер юллларда реле җайланмасы шкафларын яндырган яки яндырырга җыенган өчен, хәрби комиссариатларга ут төрткәнгә яки төртмәкче булганга, сугышка каршы граффити ясаганга, мәктәптә атыш оештырырга теләүләре турында язышканга, Русиядә тыелган "Русия Азатлыгы" легионы белән хезмәттәшлек иткәнгә ачалар.
- Былтыр июнь башында Татарстанда тимер юлда диверсия ясауда гаепләп өч егетне хөкем иткәннәр иде. Мәхкәмә аларны гаепле дип тапты һәм берсен - Булат Ибраһимовны 17 елга ирегеннән мәхрүм итте. Тагын икесе әле балигъ түгел, аларга бишәр ел тәрбия колониясе бирелгән. Тикшерү ышандыруынча, 2023 елның мартында Ибраһимов үсмерләрне Тукай районындагы тимер юлда реле шкафына ут төртергә җәлеп иткән. Ибраһимовка моның өчен акча түләгәннәр һәм ул балаларга да берешәр мең сум биргән.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум