Accessibility links

Сугыш башланганнан бирле Русиянең 101 үсмерен террорчылыкта һәм экстремизмда гаепләгәннәр


Александр Снежков һәм Любовь Лизунова
Александр Снежков һәм Любовь Лизунова

Мәсәлән, исемлектә унынчы сыйныфта укучы 16 яшьлек Любовь Лизунова бар. Гаражга "Режимга үлем" ("Смерть режиму") дигән граффити ясаганы өчен аны быел апрельдә 3,5 ел колониягә хөкем иттеләр.

Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле, ике ел һәм дүрт ай эчендә 101 балигъ булмаган русиялене Росфинмониторингның террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә керткәннәр. Моны "7х7" басмасы исәпләп чыгарган. Бу исемлеккә керүчеләргә гадәтә шушы маддәләр нигезендә җинаять эшләре ачылган була, аларның банк хисапларын туңдыралар һәм башка чикләү чаралары кертелә.

Үсмерләргә террорчылык һәм экстремизм маддәләре нигезендә җинаять эшләрен, аерым алганда, тимер юллларда реле җайланмасы шкафларын яндырган өчен яки моны эшләмәкче булганга, хәрби комиссариатларга ут төрткәнгә яки төрмәкче булганга, сугышка каршы граффити ясаганга, мәктәптә атыш оештырырга теләүләре турында язышканга, Русиядә тыелган "Русия Азатлыгы" легионы белән хезмәттәшлек иткәнгә ачалар.

Мәсәлән исемлектә унынчы сыйныфта укучы 16 яшьлек Любовь Лизунова бар. Гаражга "Режимга үлем" ("Смерть режиму") дигән граффити ясаганы өчен аны быел апрельдә 3,5 ел колониягә хөкем иттеләр. Аның белән бергә алты ел колониягә 19 яшьлек Александр Снежков та хөкем ителде. Сибирь.Реалиига Русия хакимиятләренә каршы чараларда катнашуларын алар "репрессияләрне һәм фәкыйрьлекне хөкем итү"ләре белән аңлатты.

Росфинмониторинг исемлегендә хәрби комиссариатны ике тапкыр яндырмакчы булуда гаепләнеп хөкем ителгән Егор Балазейкин да бар.

  • Русия Украинага каршы сугыш башлагач, аеруча Владимир Путин "өлешчә" мобилизация игълан иткәннән соң, Русиянең күпчелек төбәкләрендә сугышка каршы булучылар хәрби комиссариатларны, полиция бүлекчәләрен, шәһәр хакимияте йортларын һәм тимер юллардагы реле җайланмасы урнаштырылган тартмаларны яндыра башлады.
  • Ут төртүләр аркасында беркем үлмәде һәм җәрәхәтләнмәде. Башта бу очракларны чит милеккә заян салу һәм хулиганлык турындагы җинаять маддәләре нигезендә тикшерәләр иде. Әмма соңгы вакытта Русиядә хәрби комиссариатларга ут төртүләр ешрак диверсия һәм теракт буларак карала.
  • Моңарчы Башкортстан һәм Татарстанда да хәрби комиссариатка ут төртергә җыену очраклары булды.
  • Башкортстанның Ишембай шәһәрендә хәрби комиссариатка ут төртергә җыенганда 18 яшьлек кыз тоткарланган иде. Кыз хәрби комиссариат ишеге янына яна торган сыекча түккән һәм аңа ут төрткән. Җинаять урыныннан качып китсә дә, тиздән аны тоткарлаганнар диелде.
  • Казанда билгесез затлар тимер юлда реле җайланмасы урнаштырылган берьюлы дүрт шкафка ут төртте. Янгынны сүндергәнче биш йөк поездына көтеп торырга туры килгән, узып китү мөмкин булмаган диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG