ХХ гасырда сәнәгать өлкәсендә Совет берлеге белән Көнбатыш арасында каты көрәш бара. Уйлап чыгару, яңалык кертү, дөньяны киләчәккә үз артыннан ияртү көрәше. Совет берлеге капиталист көндәшләреннән галәмгә очуда һәм кораллануда алга китсә дә, автомобиль сәнәгатендә бик нык артка кала. Бу өлкәдә советлар капиталистларга ияреп, аларныкын үзләренә күчереп кенә баруы Азатлык фотогалереясендә ачык күренә.
Совет хөкүмәте кем машинасында йөргән?

1
Советларның Чайка машиналары кәрваны Тифлис янындагы юлдан бара. Бу машиналарның сызымнарын тулысынча диярлек көнбатыш машиналарыннан күчереп алганнар.

2
1932 елда Совет берлегенең ГАЗ ширкәтендә конвеердан төшүче беренче йөк машинасы. Бу хәл Америка сәнәгатьчесе Һенри Форд әле ныгып өлгермәгән Совет берлегенә машина җитештерүдә ярдәм итү килешүе имзалаганнан соң өч ел узгач була. ГАЗда лицензия нигезендә Фордның җиңел һәм йөк машиналары күчермәләрен чыгара башлыйлар. Шуларның берсе - әлеге ГАЗ-АА йөк машинасы.

3
Түбән Новгородта әле генә җитештерелгән ГАЗ-АА йөк машиналары. Форд белән хезмәттәшлек совет идеологиясенә каршы килсә дә, Мәскәү Фордның белемнәренә, технологияләренә һәм тәҗрибәсенә мохтаҗ була. Болар советларга башка өлкәләрдә дә бик зур файда китерә. Фордка исә 30 миллион долларлык бу килешү моңа кадәр башка көндәшләре аяк басмаган базар капкаларын ача.

4
Совет инженерларының күзе Buickның 1935 елда чыга башлаган, соңрак американ классигына әверелгән 4 ишекле седанына да төшкән булырга охшый.

6
1939 елгы Opel Kadett машинасы. Икенче дөнья сугышы башланыр алдыннан Сталин бу машинаны да Совет берлегендә җитештерү юлларын эзли. Әмма бу бәхет аңа башкача елмая. Хәбәрләргә караганда, 1946 елда Opel корылмасын тулысынча сүтеп Германиядән Совет берлегенә алып китәләр.

7
Нәтиҗәдә Москвич 400 машиналары күпләп җитештерелә башлый. Көнтабыш дөньяда автомобильләр кешеләр өчен юлларны рәхәтләнеп куллануга, шәхси иреккә юл ачса, ул чордагы совет дәүләтендә автомобильләргә бары бюрократлар гына диярлек ия була. 1930нчы елларда бары тик илкүләм дәүләт лотерей уенында җиңеп чыккан кайбер кешеләр генә үз машиналарына ия була ала.

8
1947 елгы Ford Super Deluxe Woody Калифорниянең коры һавалы, кояшлы табигатенә бик яхшы туры килә.

9
Әмма, Русиядәге яңгырлы көзләргә, кырыс кышларга карамастан, советлар бу машинаны да үзләрендә җитештереп карарга була.

10
Packard Caribbean буларак танылган, 1955 елгы бу автомобиль АКШта кыска гомерле булса да, 1959 елда Совет берлегендә яңа сулыш ала һәм иң югары иптәшләрне йөртә башлый.

12
Совет инжинерларын Италия автомобильләре дә рухландыра. Шуларның берсе 1955 елда чыгарыла башлаганнан соң биш ел эчендә бер миллион данәдән артык сатылган Fiat 600d автомобиле.

13
1961 елда Совет берлегендә Fiatны бик нык хәтерләткән ЗАЗ 965 автомобиле чыгарыла башлый.

14
1961 елда Көнбатыш Германиядә чыгарыла башлаган NSU Prinz 4 автомобилен "Принцта йөреп патша бул" дигән маркетиң шигаре белән саталар. Әмма бу машинада үзеңне патша буларак хис итү бик авыр була, аңа тизлеген сәгатенә 97 чакрымга җиткерү өчен ярты минуттан артык вакыт кирәк.

15
10 ел соңрак совет юлларына ЗАЗ-968 чыга. Ян якта моторга һава керү юллары өстәп ясалган ба машинага "зур колак" кушаматы да уйлап табыла.

16
Җәмәгатьчелеккә һавадан парашют белән ташлап тәкъдим ителгән Fiat 124 машинасы 1966да Европаның Ел машинасы дигән исем казана. Бераздан Fiatның Совет берлегендәге иң зур машина заводы төзү турында имзалаган килешүен "гасыр килешүе" дип атыйлар.

17
Fiat итальян коммунисты Палмиро Тольятти (Palmiro Togliatti) хөрмәтенә Тольятти дип аталган шәһәрдә завод төзү турында килешә. Жигулины (чит илләрдә Лада исеме белән тәкъдим ителә) Fiatтан күчереп алалар, әмма аның "тиресе" калынрак калайдан эшләнә һәм совет юллары өчен төбен биегрәк итеп ясыйлар. Жигулиның беренче моделен "копейка" дип тә йөртәләр. "Копейка"ларны җитештерү 18 елга якын дәвам итә. Бүген инде Франциянең Groupe-Renault төркеменә караган Авто-ВАЗ әле дә Русиянең иң төп автомобиль җитештерү үзәге булып кала.