Азия-Тын океан икътисадый хезмәттәшлек оешмасының сентябрьдә Владивостокта үтәчәк саммитына әзерлек кысаларында шәһәрдә һәм шәһәр янында ике бик зур арканлы күпер ачылды.
Владивостокта иң зур арканлы күпер ачылды
2
Алтын мөгез култыгы аша салынган кыскарак күперне төзү 2008 елның июлендә башланган иде
3
4
Апрель аенда Алтын мөгез култыгы күперенең соңгы өлеше салынды
5
Алтын мөгез култыгы күпере рәсми рәвештә 11 августта ачылды, әмма беренче ике көндә анда бары җәяүлеләр генә кертелде
6
Владивостокны Көнчыгыш Босфор бугазы аша Русский утравы белән тоташтыручы күпер дөньяда иң зур арканлы күпер буларак төзелде
7
8
9
Күпернең арканнар тоташтырылган таяныч баганалары биеклеге белән дә, аралары ераклыгы белән дә дөньядагы башка күперләрнекеннән зуррак
10
11
Күперне Сан-Францискодагы Алтын капка (Golden Gate) күпере белән чагыштыралар.