Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фарсы китабына бер мең ел

Вашингтондагы Конгресс китапханәсе бинасында фарсы теленең бай әдәби мирасын чагылдыручы күргәзмә ачылды. "Фарсы китабына бер мең ел" дип аталган күргәзмәдә фарсы китапларының кабатланмас һәм Ираннан читтәге иң мөһим тупланмасы тәкъдим ителә. Тупланмага "Шаһнамә" эпик поемасының 10 гасыр элек чыгарылган китабы да, хәзерге Иран, Әфганстан һәм Таҗикстан җирләрендә чыгарылган башка тарихи китаплар да бар. Күргәзмә җитәкчесе Һирад Динавари Азатлык радиосына чараның максаты Көнбатыш дөньясын фарсы теле белән таныштыру һәм фарсы телендә сөйләшүчеләргә үз мирасларын яхшырак аңларга ярдәм итү булуын белдерде.

XS
SM
MD
LG