Accessibility links

Кайнар хәбәр

THY стюардессаларны ябыгу өчен ялга җибәрә


Төркия һава юллары соңгы елларда хезмәт сыйфатын арттырып, Европадагы иң зур һава юллары ширкәтләре арасында үз урынын алды. Ел саен 20%ка үскән ширкәт хезмәтне тагын да яхшырту өчен чаралар күрә.

Кайбер зур һава юлы ширкәтләре, глобаль икътисади кризис сәбәпле кыскартылып барганда, Төркия һава юллары (THY) очкан шәһәрләр санын арттыра бара.

THY кайбер илләрнең зур шәһәрләренә сәфәрләр башлады. АКШның Лос-Анджелес, Франциянең Тулуз, Гыйракның Басра һәм Вьетнамның Һо Чи Миң шәһәрләренә өстәмә сәфәрләр бар. Болар бу елда гына өстәлгән исемлектәге шәһәрләрнең берничәсе генә.

Шулай ук һава юлы ширкәте Польша белән Сербиянең LOT һәм Jat ширкәтләрен сатып алырга планлаштыра.

Ширкәт җитәкчесе сүзләренә караганда, ширкәт үсешен 2010 елда 20%ка арттырырга уйлый. Чөнки соңгы 7 ел ширкәт һәр елны шул тизлектә үсә бара.

175 очыш ноктасы һәм юлчылар саны белән быел THY Европаның тулы хезмәт биргән 3 зур һава юлы ширкәтенә әйләнде.

2009 ел һава юлы ширкәтләре өчен авыр чор булса, THY узган ел җыйган уңышы 538 миллион долларга җитте. 2006 белән чагыштырганда бу 10 тапкырга күбрәк.

Һава аланы җитми


Төркия һава юллары ширкәтенең тарихы һәм уңышы ил эчендәге үзгәрешне дә чагылдыра. Дистә еллар буена инфляция, зур салымнар һәм дәүләтнең ялгыш икътисади сәясәте сәбәпле, ил финансы авыр чорлар кичергән булса, бу әкренләп үзгәрә бара. Дәүләт хәзер сәясәттән кала, сәүдә өлкәсендә дә үз төбәгендә иң алдынгы булырга омтыла.

Хәзер хөкүмәт Истанбулда өченче һава аланы ачарга планлаштыра. 60 миллион юлчы сыйдырган бу яңа комплекска ширкәтнең ихтыяҗы зур.

Хөкүмәтнең хосусыйлаштыру адымыннан соң зур үсеш алган ширкәт үз сыйфатын арттырырга тырыша.

THY 28 стюардессаны ябыгу өчен ялга җибәрде


Ширкәт эшчеләренә зур таләпләр куя. Мисал өчен, соңгы чара күпләрне аптырашта калдыра. Буй-сыны ширкәт куйган таләпкә туры килмәгән кешеләр бу атнада ялга җибәрелде.

Ширкәт очкыч эчендә юлчыларга хезмәт күрсәткән 43 кешегә ябыгу өчен алты ай вакыт бирде. Алар бу вакыт эчендә ширкәт билгеләгән таләпләрне үтәмәсә, ягъни ябыга алмаса, эшләрен югалтачак.
XS
SM
MD
LG