Татарстанның Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин 3 март көнне күпбалалы гаиләгә: Мөхеддин Холзода белән Мәликә Тоирова гаиләсенә торак сатып алуга сертификат бирүен язып чыккан. Бу постны шәһәр хакимияте үзенең ВКонтактедагы сәхифәсендә уртаклашкан.
Пост астында шәһәрдә яшәүчеләр сертификатны җирле халыкка түгел, мигрантларга бирәләр дип ачу белдергән, мыскыллы сүзләр язучылар да бар. Хәзерге вакытта бу пост астында фикер калдырып булмый.
"Мигрантларга өләшәләр, ә үзебезнекеләргә? Үзебезнекеләргә берни дә юк, ә килгәннәргә — бөтен нәрсә бар. Бөтен ваһһабчыларга да ашыгыч фатирлар бирегез! Бу Крокустагы фаҗигагә бер ел тулуы уңаеннан аларга бүләк мени бу?", дип язган бер кулланучы гаиләнең таҗик гаиләсе булуын телгә алып.
4 мартта түрәләр Холзода белән Тоированың гаиләсе торак алуга сертификат бирү өчен бөтен критерийлар ягыннан да туры килгән иде, дип аңлаткан.
Бүген, 5 мартта Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин үзенә Түбән Кама мэриясен тикшерүнең нәтиҗәләре турында җиткерергә кушты. Тикшерүне инде башлаганнар, чөнки шушы шәһәрдә туучылар дәүләттән еллар буе торак ала алмадык дип зарлана һәм түрәләрне ришвәт алуда шикләнә.
- Былтыр 22 март кичендә Мәскәү өлкәсе Красногорски шәһәрендә урнашкан "Крокус Сити Холл" концертлар залына билгесез кешеләрдән торган төркем бәреп керде һәм кешеләргә ата башлады. "Пикник" рок-төркеме концертына меңләгән кеше җыелырга тиеш иде. Тикшерү комитеты мәгълүматына күрә, 144 кеше һәлак булды.
- "Крокус Сити Холлда" теракттан соң аны башкаруда һәм оештыруда катнашуда шикләнелгән тугыз кеше сак астына алынды. Аларның күбесе Таҗикстан ватандашлары. Әлеге вакыйгадан соң мигрантларны контрольгә алу турында сөйләшүләр башланды, Русиядә яшәү кагыйдәләре һәм шартлары кырысланды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум