Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмән өлкәсендәге Ишем елгасында су тугыз метрдан биегрәк күтәрелде


Ишемдәге дамбаны ныгыту
Ишемдәге дамбаны ныгыту

Су куркыныч саналган 850 сантиметр билгесеннән дә биегрәк күтәрелгән дип хәбәр ителә.

20 апрель иртәсенә Төмән өлкәсенең Ишем шәһәре янындагы Ишем елгасында су дәрәҗәсе 911 сантиметр тәшкил итте, бу куркыныч саналган 850 сантиметр билгесеннән 60 сантиметр биегрәк дигән сүз. Бу хакта шәһәр администрациясе хәбәр итә.

Хакимият күндергән мәгълүматка күрә, су бер тәүлек эчендә ике метрдан артык күтәрелгән. Элегрәк Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор быелгы су басу 1947 елдан бирле иң масштаблысы дип язган иде.

8 апрельдә төбәктә су басу сәбәпле гадәттән тыш хәл режимы кертелде, бер атнадан хакимиятләр Казан һәм Ишем районнарында яшәүчеләрне ашыгыч эвакуацияләү турында игълан итте. Ул вакытта Моор су басу зонасына 51 торак пункт, шул исәптән Ишем шәһәре дә эләгәчәк дип кисәтте. Губернатор барлык зыян күргән йортларда яшәүчеләргә 50 мең сум түләргә вәгъдә итте.

Төбәктә кешеләрне вакытлыча урнаштыру өчен берничә дистә пункт ачылган. Авыл хуҗалыгы хайваннарын имин урыннарга күчерергә тәкъдим итәләр, бу урыннарның адреслары махсус сайтта күрсәтелгән. Йорт хайваннарын су басу вакытына муниципаль приютка алып килергә мөмкин, дип хәбәр итә Ишем администрациясе.

Төмән өлкәсенең Ишем һәм Казан районнарында елгп аша көймәдә чыгу урыннары эшли. Ташыган су инде берничә торак пунктны өзеп куйган. Кече Ярки авылы халкы кырда яшәргә мәҗбүр: алар коткаручыларны салкын суда берничә сәгать көткән, әмма алар килмәгән, дип сөйләде авыл халкы Сибирь.Реалиига. Түрәләр үтенечләргә һәм шикаятьләргә җавап бирми, дип сөйли Кече Ярки авылы халкы.

Бу төбәкләрдә күп санда татар-башкортлар да яши. Азатлык андагы хәлләрне күзәтеп бара.

  • Апрель башыннан бирле Русиянең берничә төбәгендә су басулар дәвам итә. Аеруча Оренбур өлкәсендә яшәүчеләр нык зыян күрде. Монда 16,5 меңнән артык кешене эвакуацияләделәр, шуларның биш меңләбе балалар иде. Ташуга федераль дәрәҗәдәге гадәттән тыш хәл статусы бирелде. Соңгы белешмәләргә күрә, инфраструктурага 40 млрд сумнан артык зыян килгән.
  • Оренбур өлкәсендәге Орскида Җаек елгасындагы дамба җимерелү сәбәпле иң зур зыян Иске Шәһәр микрорайонына салынды. Орски — татарлар өчен мөһим шәһәр. Биредә 8 меңләп татар яши. Монда татар тарихы белән бәйле урыннар бик күп. Татарлар башлыча шәһәрнең иске өлешендә, тарихи бистәсендә тормыш итте. Дамба җимерелеп нәкъ шул җирләр су астында калды да. Анда яшәүче татарлар, башка кешеләр дә эвакуацияләнде. Татарлар арасында үлем-китем турында ишетелмәде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG