Төньяк Осетиянең җәмәгать эшлеклеләре төбәктә туган ирләрне Украинадагы сугышка җибәрүне тыюларын таләп итә. Җирле 12 оешманың җитәкчесе республика башлыгы Сергей Меняйлога ачык хат язган.
Хатны "Круглый стол Алания" төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Хадзымат Дзанайты чыгарды.
Мөрәҗәгатьтә Украинадагы сугышта Осетия яшьләре үлүен дәвам итә, "Владикавказ зиратлары аларның җәсәдләре белән тулган", "асаба халык кире кайтарып булмаслык дәрәҗәдә кими" диелә.
Җәмәгать эшлеклеләре Меняйлодан фронтта ничә осетинның үлүен әйтүне таләп итә, үлгән якташлары хөрмәтенә бер атналык матәм игълан итүне сорый. "Беренчел бәяләмәләргә күрә генә дә меңләп кеше" үлгән, дип яза алар.
Шулай ук хат авторлары төбәк башлыгына Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итәргә кушкан. Алар осетин халкы вәкилләрен сугышка алуны (контракт имзалауны) тыярга, хәзерге вакытта сугышта булганнарын демобилизацияләргә дигән нигезле тәкъдим белән чыгарга кирәк ди.
"1944 елда Совет берлеге җитәкчелеге хәрби хәрәкәтләрдә зур югалтуларга дучар булган аз санлы халыкларның генофондын саклап калу өчен мондый карарны кабул иткән булган", дип искәртә алар.
- Русия Украинага һөҗүм башлаганнан соң бераз вакыт узгач, төрле күзәтүчеләр һәм белгечләр Русиянең аерым төбәк һәм аерым милләт вәкилләренең күп үлүенә игътибар итә башлады. Дагыстаннан үлүчеләрнең күп булуы, бурят һәм калмык кебек халыкларының үлүчеләр арасында еш күренүе игътибарга алынды.
- Бурят активисты Мария Вьюшкова Украина сугышында Русиянең этник төркемнәренең чамадан күбрәк үлүен өйрәнә. Бу сугышта төрле халык вәкилләре гомум үз саннарына караганда күбрәк үлә ди ул. Хәзер Башкортстаннан үлемнәр күбәйде, татар-башкорт исемнәре ешая, ди белгеч.
- Берничә ай элек Кэмбридж университеты чыгарган журналда Вьюшкованың "Русиянең 2022 елда Украинага һөҗүмендә этник азчылыклар югалтулары" дип аталган мәкаләсе чыкты. Бу Русиянең Украинадагы сугышында Русия милли халыкларының югалтулары турында беренче фәнни хезмәт.
- Былтыр май аенда Украина саклану министры Алексей Резникның башкортларга язылган мөрәҗәгате таралды. Резник башкортларны "үз кешеләрен Украинадан алып китәргә" чакырды. Ул Русиядәге башкортларның һәм башка халыкларның тел ягыннан кысылуын да искәрткән иде. Украина саклану министры сугышта үлгән башкортлар башкорт субъектлыгын һәм башкорт теле мәсьәләсен хәл итүгә ничек булыша дигән сорау бирде.
- Азатлык сугышның беренче көненнән башлап Русиянең Украинага каршы сугышында һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен бер исемлеккә теркәп бара. Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана.
- Азатлык Радиосы ачыклаганча, Русиянең Украинага каршы сугышында Татарстаннан — кимендә 2228, Башкортстаннан — кимендә 2605, кеше һәлак булган. Хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми — чынбарлыкта аларның саны күпкә зуррак була ала.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум