Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрки илләр үз "БМО"сын булдыра


Төрки илләр җитәкчеләре җыены Нахчиван
Төрки илләр җитәкчеләре җыены Нахчиван

Төрки дөнья әкренләп үз "Берләшкән Милләтләр" оешмасын төзәргә әзерләнә. Төркия президенты секретаре Мустафа Исән президент Абдулла Гүлнең Төрки илләр хезмәттәшлек оешмасы килешүенә кул куюын игълан итте.

Төркия президенты секретаре Мустафа Исән Төркиянең имза куюы белән шураның төзелүе өчен кирәкле чараларның тәмамлануын белдерде. Төрки телдә сөйләгән 300 миллион халыкны бергә җыячак шура төзү турындагы карар 2009 елның ноябрь аенда Нахчиванда узган Төрки телле илләр җитәкчеләренең 9 саммитында кылынган инде.

Оешма эшчәнлеге турында соңгы тәрәккыят белән таныштырган президент секретаре, Азәрбайҗан һәм Казакъстанның да килешүгә кул куюын һәм шураның кыска вакыт эчендә үз эшен башлаячагын хәбәр итте.

Төркия, Казакъстан, Азәрбайҗан һәм Кыргызстан кул куйган килешү буенча төзеләчәк шура төрки телдә сөйләшкән илләрнең үз хезмәттәшлек шурасы булачак. Оешманың генераль секретарьлеге Истанбулда булачак һәм аны билгеләү әгъза илләр арасында алышынып торачак.

ЕБ Төркиянең конституция үзгәртү адымын яклый


Европа Берлеге 12 сентябрьдә халык тавышына тәкъдим ителәчәк конституцияне үзгәртү карарына тулы хуплау күрсәтә. Европа Берлегенең киңәюдән җаваплы вәкиле Стефен Фүле, конституциягә кертеләчәк үзгәрешләрне "туры юлда атланган адым" буларак бәяләде.

Берлекнең киңәюе өчен җаваплы вәкиле Фүле, үзгәрешләр Европа Берлегенең күптәннән көн үзәгенә китергән мөһим үзгәрешләрне үз эченә алуын әйтте.

Төркия-Европа Берлеге югары сәяси кинәшләшү җыены бу атнада Истанбулда узды. Анда Европа Берлегенең тышкы сәясәттәге вәкиле Аштон, кинәю комиссиясе башлыгы Фүле, Төркия тышкы эшләр министры Әхмәт Даутоглу катнашты.

Җыеннан соң чыгыш ясаган тышкы эшләр министры Даутоглу, Төркия белән Европа Берлегенең төбәк глобаль карашы бер-берсенә туры килә, дип белдерде. Даутоглу җыенда алга таба булачак планнарны тәфсилле итеп каралуын әйтте.

Яңа төрек-серб дуслыгы шаккатыра

Төркиянең яңа Балкан сәясәте һәм бу сәбәпле төбәктә тиз арада ныгыган мөнәсәбәтләр дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарыннан да читтә калмады.

Tөркия премьеры Cербия президенты Tадич белөн очраша
The Economist журналы геноцид гаебе белән эзләнгән серб башлыгы Ратко Младичнең 1995 елда Сребреницага кергәндә шәһәрне "төрекләрдән" тәмам арындыруын әйтүен искә төшереп, "бик ироник, ләкин хәзер Төркия Сербиянең иң якын дусты кебек" дип язды.

Журнал, Сербия Европа Берлегенә әгъзалык юнәлешенең җавапсыз калачагын аңласа, аның Русия, Кытай һәм Төркия белән мөнәсәбәтләрен тагын да арттырачагын әйтте.

"Дөнья Сребреница фаҗигасен искә алганда Төркия премьеры Тайип Эрдоган серб башлыгы Тадич белән геноцид булган җирдәге мәрасимдә катнашты. Аннан Белградта дәвам иткән ике ил башлыкларының сөйләшүе вакытында виза режимын бетерү кебек кайбер мөһим килешүгә кул куелды.

Сербия президенты Тадич белән бергә Эрдоган мөселман босняклар яшәгән Сербиянең көньягындагы Санҗакта төрек мәдәният үзәген ачты. Соңгы бер елда Төркия, Көнбатыш Балканда әүзем роль уйный башлады. Босняда серблар белән боснякларны татулаштыра", дип яза журнал.

Сербия узган декабрь аенда Европага әгъзалык өчен мөрәҗәгать итте. Ләкин Косово низагы әгъзалык сөйләшүләре алдында киртә булып тора.

Журнал әгәр Сербия берлеккә әгъзалык адымнарыннан ваз кичсә, Төркия һәм Русия белән дуслыгын тагын да ныгытырга мөмкин дип яза. Ә икенче якта,н төрекләрнең Балканнардан чыгарылуына ике елдан соң нәкъ йөз ел тула.
XS
SM
MD
LG