Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиянең тышкы сәясәттәге юнәлеше үзгәрәме?


Соңгы вакытта Төркиянең тышкы сәясәттәге адымнары халыкара җәмәгатьчелек тарафыннан игътибар белән күзәтелә.Төркия тышкы сәясәттә кая таба борыла?

Төркияне, Якын Kөнчыгыш, Фәләстин, Израиль, Сүрия, Иран, Гыйрак кебек илләрдән алып, Русия, Кавказ, Кара диңгез илләре, Әфганстан һәм Пакыстанга кадәр җәелгән киң географик призмада Америка өчен мөһим илләрнең берсе, дип тасвирлый Американың Һудсон институтында Евразия сәясәт бүлеге башлыгы Зейно Баран.

Төркия алдында тышкы сәясәттәге иң зур киртә әрмәннәр мәсьәләсе иде. 1915 ел вакыйгасын әрмән диаспорасы тарафыннан кайбер илләрдә "геноцид" дип таныту тырышлыклары дәвам итә. Төркия исә Әрмәнстан белән өзелгән мөнәсәбәтне торгызу өчен Ереванда сөйләшүләрне башлады. Ләкин бу хәл кардәш ил - Азәрбайҗанда ризасызлык тудырды. Соңгы көннәрдә ил матбугатында Төркиянең Әрмәнстан белән якынаю сәясәте тәнкыйтьләнә.

Төркия күршеләре белән мөнәсәбәтен яхшырта

Төркия рәсмиләре исә бу юнәлешнең Әрмәнстан белән генә чикләнмәвен, Төркиянең тирә-яктагы барлык күршеләре белән күптәннән өзелеп калган мөнәсәбәтләрне яңадан торгызу нияте буларак аңлатма бирә.

Шул ук юнәлештә Төркиянең Иран, Сүрия белән дә якынаюы күрелә.


"Төркиянең бу адымы исә, АКШ һәм Көнбатыш илләре арасында ризасызлык тудыра кебек. Шул исәптән, Төркиянең бу сәясәте үзенә күрә катлаулы бер юнәлеш дип атарга була", ди төбәк белгече Зейно ханым.



Төркия һәм яңа АКШ хакимияте


“Обама хакимияте башкарган тышкы сәясәткә күз салганда, аның прагматик һәм реалист бер юнәлештә баруын күрергә була. Аның Төркия белән мөнәсәбәтләрендә дә бу сизелә. Төркия Америка өчен төбәк сәясәтендә мөһим илләрнең берсе.

АКШ шул исәптән НАТО һәм төбәктәге әһәммиятенә карап, Төркия белән мөнәсәбәтне югары дәрәҗәдә сакларга тиеш", ди төбәк белгече Зейно ханым.

Русия-Төркия мөнәсәбәтләре

Күптән түгел Төркия президенты Абдуллаһ Гүл Мәскәү һәм Казанга рәсми сәфәр белән килде. Анкараның Русия белән мөнәсәбәтләрен арттыру тырышлыкларының асылында ни ята?

“Төркия өчен Русия көннән-көн әһәммияте арткан илләрнең берсе. Ике ил арасында миллиард долларлык сәүдә мөнәсәбәте бар.
Моннан кала ике ил арсындагы энергия өлкәсендәге хезмәттәшлек бик кирәкле. Шул исәптән ике ил арасынсында “Зәңгәр агым” дип исемләнгән энергия планы бар”, Зейно Баран.

Зейно ханым сүзләренә караганда, әлеге вакытта бу планга яңа бер проект булдыру мәсьәләсе карала. Бу хезмәттәшлек ике тараф өчен дә бик отышлы булачак.

Төркия Русияне "Nabucco"га тартырга тырыша



“Моннан кала бигрәк тә Азәрбайҗан, Урта Азия һәм Европа өчен бик мөһим булган энергияне Төркия аша Европага ташыячак Набукко энергия проекты бар. Төркия Русияне дә бу проектка кушарга тырыша. Иранның да бу проектка кушылырга теләве турында сүзләр йөри.

Төркиянең Русияне Набукко проектына кушуы белән проектның стратегик әһәммиятен һәм эчтәлеге шактый үзгәртәчәк. Проектның АКШ тарафыннан яклануын күз алдында тотканда, Рисиянең бу проектка кушылуы геосәяси тәртипкә зур зыян китерүе ихтималын да арттыра”, дигән карашта тора АКШтагы Евразия белгече Зейно Баран.
XS
SM
MD
LG