Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сайлаучыдан АК партиягә кисәтү


Якшәмбе көнне Төркиядә узган җирле сайлауда бу юлы да АК партия күпчелек тавыш белән җиңеп чыкты. Әмма, яклап тавыш бирүчеләр саны кимигән.

Төркия премьеры Тайип Әрдоган якшәмбе узган җирле сайлауда үз партиясенә булган яклауның кимүен күреп, нәтиҗә белән "канәгать" булмавын белдерде.

Ак партияне яклап тавыш бирүчеләрнең кимүен, Тайип Әрдоган, халыкның үзенчә кисәтүe итеп кабул итте. "Халыкның бу юлламасы, һәрьяклап каралачак", дип соңгы вәзгыятькә бәя бирде ул.

“Гаделлек һәм тәрәккыять” партиясе АКП 2002 елда 34 % тавыш җыеп хакимият башына килгән иде. 2004 елда булган җирле сайлауда АК партияне яклаучылар 42 % арткан, 2007 елда исә бу сан гомум сайлауда 47 % җиткән иде.

Якшәмбе көнне узган җирле сайлауда исә рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, АК партия 38.87 % тавыш җыйды.

16 зур шәһәрнең 10-сында АКП җиңде (тәфсилле)

Оппозиция җанлана

Шул ук вакытта, АК партиягә көндәш сулчы “Җөмһүриятче халык” партиясе ҖҺП тавышларның 23.16 % алды. Бу 2007 елдагы сайлау нәтиҗәләре белән чагыштырганда шактый зур күрсәткеч.

Моннан кала уңчы “Милләтче халык” партиясе МҺП дә 16.12 % тавыш җыйган. Элекке нәтиҗәләргә караганда, бу партиягә дә тавыш бирүчеләрнең саны артуы күрелә.

Илнең көрдләр күпләп яшәгән Диярбәкир шәһәрендә исә, “Демократик халык” партиясы ДТП җиңде. Хәлбуки, Әрдоган көрд халкына якынаю сәясәте белән, аларның үз телләрендә, көрдчә тапшыру ясаган ТВ каналы ачып, көрд халыкының яклавын җәлеп итү өчен тырышкан иде.

АК партия & икътисади кризис

АК партиягә көндәш уңчы һәм сулчы партияләргә булган яклауның артуының асылында "икътисади кризис" ята. Алар илдәге икътисади вәзгыятьнең начараювын һәм АК партиянең бу мәсьәләдә уңышсыз сәясәт башкаруын тәкърарлап, халык арасында борчуны арттырды.

2002 елда хакимияткә килү белән Төркияне икътисадын төшенкелектән коткарган АК партия, бу тырышлыкны глобаль икътисади кризис вакытында күрсәтә алмады.

Илдә эшсезләр саны көннән-көн арта (ел ахырына кадәр эшсезлек 13% артыр дип исәпләнә), сәнәгать җитештерүе исә бик кискен төште (гыйнвар аенда 21.3 % кимеде) икътисади үсеш күзәтелми.

"АК партия сәясәтең үзгәртергә тиеш"

Reuters хәбәр агентлыгында сайлау нәтиҗәләренә йомгак ясаган, журналист Мурат Яткин, икътисад мәсьәләсендә АК партия сәясәтең үзгәртергә тиеш, диде.

"Төркиядәге сайлаучылар АК партиягә бик ачык итеп кисәтте: Партия үз сәясәтен яңадан карап чыгарга тиеш. АК партия икътисад сәясәтендә үзгәреш кертергә мәҗбүр. Әрдоган сайлау алды чараларында илдәге икътисади кризисны күрмәмешкә салынды, аның фикеренчә, кризис Төркияне урап узган иде, ләкин күренә ки, халык моңа ышанмаган", диде ул.

Әрдоган хөкүмәттә үзгәрешләр булачагын алдан ук сизсә дә, монын партия эшчәнлегенә бәйле булмавын алга сөргән иде:

"Хөкүмәт эчендә үзгәрешләр булуы ихтимал, ләкин бу сайлау нәтиҗәсенә бәйле түгел. Үзгәреш сайлау аша да булырга мөмкин, сайлау булмыйча да мөмкин", диде ул.

Сайлау алдыннан көтелмәгән кайгылы хәбәр

Муһсин Языҗыогълу
Быелгы сайлауга күләгә төшергән бер очракны да искә алып үтәргә кирәк. Халыкның мәхәббәтен казанган, Төркиянең танылган сәясәтчесе “Биек Берлек” партия башлыгы Муһсин Языҗыогълунын вафаты, бөтен Төркияне борчуга салды. Сайлауга бер атна калганда, боралак казасына очрап югалган Языҗыогълу һәм боралактагы тагын 4 кешене эзләү, кырыс һава шартлары сәбәпле 1-2 көнгә кичеккән иде. 3 көн соң аларның гәүдәләре тау башында табылды.
XS
SM
MD
LG