Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә армия тәэсире кимергә мөмкин


Financial Times, Югары хәрби шурадагы үзгәрешләрдән соң, Төркиядә армиянең элекке идарә һәм икътисади иреклеген югалтачагы турында яза.


Дөньяви дәүләтчелекнең бердәнбер сакчысы итеп саналган армиядә генералларның алышынуы Төркиядә генә түгел, халыкара матбугатта да шактый тавыш куптарды.

Төрек кораллы көчләре югары идарәсе белән хакимият арасында 4 көнгә сузылган җыен җиңел хәл ителде. Ике яктан да демократик әйтемнәр яңгырады. Кайбер язмалар, исламчы тамырлары булган Төркия премьер-министры Тайип Эрдоган бу вакыйгадан соң үз хакимиятен тагын да ныгытты, дип йомгак ясады.

Нинди үзгәрешләр көтелә?

НАТОда зур армияле илләр арасында икенче урынны биләгән Төркиядә төп генералларның эштән китүе һәм алар урынына сәяси хакимият хуплаган кешеләрнең вазифага килүе белән илдә хәрби идарә тәртибендә зур үзгәрешләр булачак, дигән фаразлар яңгырый.

Financial Times, армиянең олы шөһрәтенә тап төшергән берничә вакыйгадан соң, Эрдоган хөкүмәтенең хәрби идарәнең икътисади һәм идарә итү иреклеген киметергә ниятләве турында яза. Мәгълүм булганча, Төркиядә армия чыгымнары өчен зур акчалар бүленә.

Инглиз язмасы, хакимияттәге Гаделлек һәм Тәрәккыят (АК) партия башлыгы урынбасары Өмәр Чәлик сүзләренә сылтама ясап, Төркиядә 15 ай булган мәҗбүри армия хезмәтен дә алга таба профессиональ гаскәргә алыштыру планнарының булуы турында хәбәр итә.

Заманча тәртип

НАТО парламент ассамблеясендә Төркия төркеме әгъзасы да булган Өмәр Чәлик, АК партиянең 2002 елда хакимият башына килгәнче, Төркиядә "хәрби дәүләт" һәм "сәяси дәүләт" дигән ике аерым хакимият төшенчәләрен аерганын искә төшерә.

Ләкин 50%ка якын тавышны җыйган АК партиянең 3нче тапкыр хакимият башына килүе белән, инде армия белән мөнәсәбәтләрнең заманча илләрдәге кебек үк үзгәрә башлавына басым ясала.

АК партия башлыгы урынбасары, соңгы тапкыр 1982 елда хәрби идарә тарафыннан зур үзгәрешләр кичергән ил конституциясенә, АК партия хакимияте тарафыннан яңа үзгәрешләр кертү белән, армиядә икътисад һәм идарә итү системаларының яңадан билгеләнәчәген әйтә.

АК партия секретаре Чәлик фикеренчә, тыныч халык инде хәрби мәхкәмәләрдә хөкемгә тартылмаска тиеш. Әгәр бу планнар тормышка ашса, алга киткән илләрдәге кебек инде Төркиядә дә хәрби көчләр идарәсе – армия хөкүмәт тарафыннан күзәтелә алачак. Шулай итеп, идарә итү системасына ачыклык кертү белән саклану министрлыгында цивиль көч хакимлек итә алачак.

Элек ил сәясәтендә шактый тәэсире булган хәрби бюрократия хәзер инде цивиль хөкүмәткә хисап бирә башлады. Бу исә элекке сәяси һәм хәрби – ике хакимият төшенчәсенең бетә башлавын күрсәтә, дигән фаразлар яңгырый.

Хәрби һәм цивиль хакимият арасындагы көрәш

Армия белән хөкүмәт арасындагы низаг күптәннән дәвам итә иде. 1960 елдан бирле төрле хакимиятләрне үз мәнфәгатьләренә каршы килгән чакта вазифасыннан азат иткән армиядә, соңгы айларда "Эргәнәкон" дәгъвасы нигезендә байтак хәрби хезмәткәр, офицерлар, ягъни зур дәрәҗәле командирлар тоткарланды.

Алар хәрби путчка әзерлек алып баруда гаепләнә. 200дән артык офицер сак астында тотыла. Әлегә мәхкәмә эше башланмады.
XS
SM
MD
LG