Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәрбиләрне кулга алу чарасына кайтаваз арта


Төркиядә соңгы атналарда хакимиятне җимерү максатында әзерләнүче "Зур чүкеч планы" бәхәсе арта бара. Кулга алынган генераллар һәм аларның мәхкәмә эшләрен халыкара җәмәгатьчелек тә якыннан күзәтеп бара.

5 мең сәхифәдән торган әлеге план һәм аны әзерләүдә гаепләнүче хәрби рәсмиләр бер-бер артлы мәхкәмә тартыла.

План нигезендә, Истанбулдагы зур тарихи "Фатих мәчетен шартлату", "Төрек-Грек низагын чыгару өчен төрек очкычын бәреп төшерү" һәм илдә хаос тудыру белән хакимиятне кулга алу" максатлары торуы алга сөрелә.

Хәрби рәсмиләр мәхкәмәдә

Тикшерү чаралары кысаларында кичә тагын 13 хәрби офицер тоткарланды. Кулга алынган офицерлар арасыннан 7 кеше тикшерелгәннән соң, иреккә чыгарылган. Шулай итеп, кулга aлынган һәм мәхкәмә эше дәвам иткәннәр саны 20 кеше дип белдерелә.

Үзенчә хөкүмәтне җимерү планының беренче һәм иң катлаулысы дип исәпләнгән "Эргенекон" төркеме һәм аның эшчәнлеге турында тикшеренүләр инде ике елдан бирле дәвам итә. Ләкин бу юлы эш тагын да җитдирәк төстә бара дигән фаразлар яңгырый.

Эрдоган хөкүмәте армиягә каршы цивиль хакимиятнең көчен арттыру өчен зур тырышлык күрсәтте. Декабрь аенда ил тарихында беренче тапкыр бер хәрбигә каршы мәхкәмә эше ачылуы, моның бер күрсәткече иде. АК партия Европа биргән конституцияне һәм гаделлек системында реформалар кертү вәгъдәсендә каты тора.

Күнегү чарасы булган

Төркия генералштаб башлыгы генерал Илкәр Башбуг соңгы вакытта телгә алынган "зур чүкеч" планының хөкүмәтне җимерү планы булмавын әйтеп, аның сугыш шартларында семинарда каралган күнегү планы булуын әйтә.

Әл-Җәзирә ТВ каналында чыгыш ясаганда ул, армиянең беркайчан да мәчетләргә һөҗүм итү планы булмавын әйтте.

Төркия армия башлыгы генерал Илкәр Башбуг, президент Абдулла Гүл һәм премьер Эрдоган соңгы вәзгыять турында бүген Чанкая сараенда бергә очрашып сөйләште.

Ил президенты, премьеры һәм армия башлыгы очрашуыннан соң президент сараеннан ясалган рәсми белдерүдә, мәсьәләне конституция нигезендә хәл итү кирәклегенә басым ясалды.

Чарага карата кайтавазлар

Оппозициядәге Җөмһүриятче халык партиясе башлыгы Дәниз Байкал кулга алу чараларының "сәяси шоу" булуын әйтте. Кулга алу чараларына кайтаваз оппозициядән генә килмәде, Төркия биржасы да соңгы бер атнада 7% кыйммәтен югалтты.

Американ хакимияте исә хөкүмәтне җимерү планын тикшерү эшен якыннан күзәтеп баруын белдерде. АКШ тышкы эшләр министрлыгы сүзчесе Флип Кроули, процесс ачык һәм Төркия кануннарына яраклы рәвештә алып барылыр дип өметләнәбез, диде.
XS
SM
MD
LG