Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиянең Якын Көнчыгыш сәясәте кемне борчый?


Бу атна Британиянең "Financial Times" газеты бер сәхифәсен Төркиянең Якын Көнчыгыш сәясәтенә багышлады. Басма язуынча, Төркиянең Якын Көнчыгыштагы әүзем сәясәте аның Көнбатыштан баш тартуын аңлатмый.

Делфин Страус һәм Давид Гарднер фикеренчә, озак вакыттан бирле Көнбатышның Якын Көнчыгыштагы иң ышанычлы беректәш иле булган Төркиянең әлеге төбәктә үз хезмәттәшлеген арттыруы һич кенә дә аның Көнбатыштан читләшүен аңлатмый. Шулай да мәкаләне язучылар аның төбәктә җитәкче роленә кызыгуы куркыныч тудыра дип саный.

Басма Төркия тышкы эшләр министры Әхмәт Даутоглуның бер атна дигәндә Торонто, Брюссель, Бишкәк һәм Лондонга булган эшлекле сәфәренә игътибар итә. Төркия тышкы эшләр министры үз вазыйфасына керешкәннән бирле илнең тышкы сәясәте өлкәсендә зур гамәлләр алып бара.

Бу активлык бары тик күршеләр белән генә түгел, ә төбәктәге илләрне дә үз эченә ала.

Төркиянең Якын Көнчыгыштагы бәйсез сәясәте

Даутоглуның тышкы сәясәткә карата "күршеләр белән проблемсыз мөнәсәбәт" шигаре Төркия дәүләтенә нигез салган Ататөрекнең "илдә - тынычлык, дөньяда - тынычлык" шигаренә аваздаш булып тора.

Газет Даутоглуның бу максатка ирешү өчен Балкан илләреннән Багдатка кадәр мөнәсәбәтләрне ныгытудан тыш, төбәктәге низагларга да чишелеш табу максаты белән арадашчы роль башкару тырышлыгын телгә ала.

Иранга каршы санкцияләр

"Financial Times" язуынча, вакыйгаларга АКШ күзлегеннән караганда Төркиянең тышкы сәясәттәге иң кискен адымы узган ай БМО иминлек шурасында Иранга каршы чикләүләр кертү тәкъдимен хупламавы булган.

Иминлек шурасында чикләүләр кертүгә тавыш бирер алдыннан, Төркия белән Бразилия Иранга булачак чикләүләүнең Тәһран хакимиятен атом гамәленнән чикли алмаячагын әйтеп, үз тәкъдиме белән чыккан иде. Аның нигезендә Иран уранны үзе баетмачак, аны читтән баетылган килеш сатып алачак иде.

Бу тәкъдимнең инде соңга калуын әйткән БМО Иранга яңа чкләүләр кабул итте. Төркиянең анда каршы тавыш бирүе Вашингтонда ризасызлык уятты.

Әфганстан һәм Гыйракта Төркиянең роле

Шулай да кайбер мәсьәләдә фикер аермалыгы булуына карамастан, АКШ өчен Төркия әле дә якын беректәш. Бу хакта "Financial Times": "АКШ Гыйрак һәм Әфганстанда тотрыклыкны арттыруда зур тырышлык күрсәткән якын беректәше белән араны бозарга теләмәс иде", дип яза.

Шулай ук басма Төркиянең Якын Көнчыгышта АКШтан бәйсез сәясәт алып баруы сәбәпле, Вашингтондагы кайбер кешеләрнең Анкараны "ышанычсыз бер беректәш" буларак күрә башлавын яза.

Газет шулай ук Төркиянең тышкы сәясәттәге бу маҗаралы адымнарының дәвамлыгы турында бераз шик белдерә. Төркия бәлки үз ил эчендәге мәсьәләләре белән күбрәк мәшгуль булачак. Мисал итеп ул соңгы арада Төркиядә арткан ПКК көрд террор хәрәкәтен күрсәтә.
XS
SM
MD
LG