Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия гарәп илләренә үрнәк була аламы?


Соңгы елларда үтә әүзем тышкы сәясәте белән үз төбәгендә тәэсире көчәйгән Төркия үзгәреш чоры кичергән гарәп илләренә "модель" була аламы?


Гарәп илләрендә бер-берартлы инкыйлаб хәрәкәте шаукымы көчәйгәндә, бу илләрнең артабан нинди модельне үз итәчәге мәсьәләсе – сәясәтчеләр алдында зур сорау.

Бу очракта берләре бу илләр өчен дөньяви һәм мөселман ил булган Төркияне үрнәк итеп күрсәткәндә, икенчеләр Tөркия моделенең әле камиллеккә җитмәвен алга сөрә.

Демократия һәм ислам

Төркиядә исламчы тамырлары булуы алга сөрелгән AK партиянең дөньяви система белән беррәттән күпкырлы демократия үрнәген үз иткән сәясәт алып баруы халыкара җәмәгатьчелекнең игътибарыннан читтә калмый. Хәттa аның бу үзенчәлеге көнбатыш илләрендәге христиан демократия төшенчәсенең мөселман варианты буларак та атала.

Гарәп илләрендә Израилгә каршы чыгышлары белән популярлыгы арткан Төркия премьеры Tайип Ердоган халыкара нотыкларында җае чыккан саен "демократия белән исламның" янәшә була алганына басым ясый. Aның карашынча, Төркия мисалы моны ачык күрсәтте.

Чемберлин: "Tөркиянең әйдаманлык итү омтылышы мөһим"

Вашингтондагы Якын көнчыгыш институты директоры Венди Чемберлин, мисал өчен, Tөркиянең соңгы елларда икътисадта зур ачышлары белән генә чикләнмәвен әйтә.

Якын көнчыгыш сәясәте белгече Төркиянең ислам белән демократия кыйммәтләрен бергәләп үз итүенә игътибар юнәлтә. Чамберлин, "демократия белән ислам кыйммәтләре бер-берсенә каршы килми. Киресенчә, бер-берсен яклый. Шул исәптән, минемчә, Төркиянең лидер ил позициясе яки омтылышы шактый мөһим", ди Чемберлин.

Шәбби: "Гарәп илләренә Төркия моделе генә җитми"

Төркиянең гарәп илләренә үрнәк булуы бәхәсенә кушылган башка бер сәясәтче исә, гарәп инкыйлабы башланган ил – Tунистан. Алдынгы демократия партиясе башлыгы Әхмәт Нәҗеп Шәбби Tөркия тәкъдим иткән модельнeн гарәп илләре өчен үрнәк булып-булмаячагы мәсьәләсенә битараф.

Шәбби фикеренчә, Tөркия – исламга таянган бер партия тарафыннан җитәкләнгән ислам илләре арасында бердән-бер демократик ил.

Тунис сәясәтчесе сүзләренчә, "Гарәп илләрендә һәм халыкара җәмәгатьчелек алдында торган иң мөһим сорауга, ислам һәм демократия янәшә тора аламы дигәнгә, нәкь Төркия уңай җавап бирә ала".

Шулай да гарәп илләре өчен бу модель генә җитми. Шәбби гарәп илләренең сәяси ислам белән бергә барлык сәяси агымнарны үз эченә алган бер модель эзләвен әйтә.

Tөркия демократиясе камилме?


Соңгы 50 елда гына берничә хәрби фетнә белән демократия юлыннан тайпылган Төркия Европа берлегенә әгъзалык процессында башкарылган мөһим реформаларга карамастан, тәмам камиллеккә иреште дип әйтергә иртә. Бу процессның әкрен баруы исә тәнкыйтьләрне арттыра.

Оксфорд профессоры Тарык Рамазан фикеренчә, Tөркия моделенең үзенең дә реформага ихтыяҗы бар. Әлеге өлкәдә зур уңышларга ирешсә дә, Төркия демократиясе хәрби күзәтүдән тәмам бәйсез түгел.

Процесс дәвам итә

Моннан кала Төркиянең эчке бердәмлеге аның өчен зур сынау булып тора. Кайбер белгечләр Төркияне күптәннән борчыган эчке сәясәттәге котыплашуның дәвам итүен әйтә, ил эчендәге этник низагны бетерү әһәмиятенә басым ясый. Үзендә сәяси бердәмлек булмаган Tөркиянең дөньяда тәэсирле ил булып китүенә шик белдерелә.

Төркия гарәп халыкларының урамнарда алып барган демократия көрәшен сәяси өлкәдә башкарып килә. Ягъни процесс дәвам итә. Төркиянең ислам дөньясы өчен үрнәк булуы турындагы сорауның җавабы да бу процессның нәтиҗәсенә бәйле.
XS
SM
MD
LG