Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия-Греция мөнәcәбәтләрендә инкыйлаб


Төркия премьеры Эрдоган икътисади кризис һәм каршылык чаралары сәбәпле дөньяның көн тәртибеннән төшмәгән Грециягә 2 көнлек эшлекле сәфәр белән барды. Cәфәргә хөкүмәттәге 10 министр да катнаша.

Төркия белән Греция арасында еллардан бирле киеренке булган мөнәсәбәтләр яңа бер чорга керә. Төркия премьеры Эрдоган 10 министр һәм 100 эшкуарны ташыган 3 очкыч белән Афинга барды.

Соңгы 6 елда беренче тапкыр Грециягә барган Төркия премьеры, икътисади кыенлыклар кичергән бу ил белән көчле хезмәттәшлек урнаштырырга теләвен әйтте.

Kораллануны киметү

Зыярәт вакытында ике күрше ил Греция белән Төркия арасында 22дән артык килешүгә кул куелды.

Ике ил арасында булачак хезмәттәшлек кысаларында, кораллану өчен бүленгән бюджетны киметү каралды.

Күзәтүчеләр Грециянең 300 миллиардлык бурыч кризисына керүендә, күпчелеге Төркиягә каршы куллану нияте белән сатып алынган коралларның да өлеше булуын фаразлый.

Эрдоган: "Cабыр булыгыз"

Зиярәт алдыннан Греция телевидениесендә чыгыш ясаган Эрдоган: "Афин зиярәтe ике дус илнең югары дәрәҗәле хезмәттәшлек шурасын булдыру өчен мөһим адым булачак", дип әйтте.

Эрдоган илдәге кризис турында исә: "Без 90нчы елларның башында һәм 2001 елда охшаш кризисны кичердек. Ләкин карарлы адымнар белән бу проблеманы җиңдек. Моны Греция дә җиңә ала. Мин дус илнең башлыгы исеменнән грек халкына бу авырлыкларның сабырлык белән генә чишеләчәген әйтергә телим", диде.

Очрашулар вакытында ике илнең министрлары уртак бер җыенда килешүләрне бергә карап чыкты.

Даутоглу: "илдәге психологик атмосфераны үзгәртергә телибез"

Тышкы эшләр министры Әхмәт Даутоглу, "Грециягә бары тик хезмәттәшлек арттыру өчен генә түгел, грециядәге психологик атмосфераны да үзгәртергә телибез", диде.

Эгейдә ике ил чик буе һәм Кыбрыс мәсьәләceнә бергә чишелеш эзләгән Греция белән Төркия арасындагы икътисади мөнәсәбәтләр соңгы елларда тәраккыят күрсәтә башлады.
XS
SM
MD
LG