Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кавказ иттифагы - үле туган баламы?


Русия белән Грузия арасындагы низаг Төркиягә дә тәэсир итә. Грузия низагы башлаганнан соң чи нефть һәм табигый газ экспорты тукталды.

Русия белән Грузия арасында кораллы бәрелеш чыкканнан соң Бакудан чыгып Тифлис аша Төркиянең Җәйһан портына тоташкан нефть үткәргеченнән килгән чи нефть һәм шулай ук Баку-Тифлис аша Эрзурумга килгән табигый газ экспорты тукталды. Шулай ук Грузия аша Әзербайҗан, Русия һәм Урта Азиягә йөрүче төрек йөк машиналарының сәфәрләре дә тукталу дәрәҗәсенә җитте.

Бу Төркиянең икътисадына бәйле булгач, премьер Эрдоган Кавказ илләрендә тотрыклылык һәм хезмәттәшлек булдыру өчен уртак платформа оештыру тәкъдимен кертте. Шушы һәм башка максатларда ул узган атнада Мәскәүгә сәфәр кылды. Биредә дә президент Медведев һәм хезмәттәше Путин белән очрашып күреште. Аннары ул 20 августта Бакуга барып, президент Илһам Алиев белән күреште. Грузия мондый бер платформа төзүгә риза кебек. Әмма Әрмәнстанны күндерү четерекле мәсьәлә.

Әрмәнстан белән Төркия арасында асылда рәсми мөнәсәбәтләр урнашмаган. Соңгы айларда кайбер рәсми булмаган якынлашу адымнары атлатылды. Премьер Эрдоган сентябер аенда Нью-Йоркта уздырылачак БМО куркынычсызлык шурасы утырышы вакытында әрмән хезмәттәше белән күрешәчәк дип көтелә. Асылда Эрдоганны беркем дә турыдан-туры кире какмады. Әмма Кавказларда тотрыклылык һәм хезмәттәшлек булдыру платформасы чынбарлыкта гәмәлгә аша аламы дигән сорау туа.

Русия Абхазия белән Көньяк Осетиянең бәйсезлек таләпләрен кабул итәчәк булуга охшый. Ә Грузия исә моны үзенең территориаль бөтенлегенә бәйле дип бәялиячәк һәм бүгенге көндә Русия белән Грузия бер-беренә дошман. Теге яктан Әзербайҗанның территориясе Әрмәнстан тарафыннан басып алынган иде. Шушы җирлектәге Таулык Карабагтагы әрмәннәр дә бәйсезлекләрен игълан иттеләр. Өстәвенә Әзербайҗандагы азчылык лезгин, тат, талышларда ризасызлык үсә.

Төркия белән Әрмәнстан арасында да Төркиянең геноцидта гәепләнүве, туфрак таләпләре кебек төрле проблемалар бар. Моннан тыш Ереван белән Тифлис арасында Грузиядәге әрмәннәр буенча да низаг бар. Кыскасы, Көньяк Кавказ илләренең үзара һәм күршеләре белән байтак чишелмәгән проблемалары бар. Төньяк Кафказдагы төрле этник төркемнәр турында әйтеп торасы да юк.

Теге яктан Русия белән АКШ арасында арта башлаган киеренкелек Төркия белән АКШ һәм Төркия - Русия мөнәсәбәтләренә нинди йогынты ясаячагын фараз итү дә кыен. Үткән атнада Иран президенты Әхмәди Нәҗат Истанбулга рәсми сәфәр белән килде. Төркия табигый газ буенча Иран белән килешү төзергә җыена, Вашингтон моңа каршы. Бу атнада Төркия АКШ-ка Грузиягә кешечелек ярдәме максаты белән ике американ һәм бер испан көймәсенең бугазлар аша узувына рөхсәт бирде.

Русия моны теләмәсә дә Төркия бит НАТО әгъзасы. Анкара инде үзендәге сепаратист көрдләргә карап Грузиянеме, яки иң зур сәүдә партнеры һәм районның иң көчле иле Русияне якласынмы? Бу атнада башта Мәрсиндә, 21 августта исә Төркиянең өченче зур шәһәре Измирда бомбалар шартлап байтак сивил, гаскәр һәм полиция хезмәткәре җәрәхәтләнде. Анкара өчен югары төкерсәң мыек, аска төкерсәң сакал кебек чарасызлык хөкем сөрә.

Бу шартларда Кавказда ничек итеп стабиллек урнаштыру мөмкин булсын ди. Шуңа карамастан, премьер Эрдоган, Хуҗа Насретдин әйтмешли, “мин әчетке салган күл, катыкка әверелсә начар булырмы”, дигәндәй тырыша.
XS
SM
MD
LG