Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия 2013 елда Төркиядә атом станциясе төзиячәк


Төркия энергия министры Танәр Елдыз Русия премьер-министры урынбасары Игорь Сечин белән
Төркия энергия министры Танәр Елдыз Русия премьер-министры урынбасары Игорь Сечин белән

Русиянең Әнкарадагы илчесе Владимир Ивановский Төркиядә атом станциясенең 2013 елда төзеләчәген һәм беренче реакторның 2018 эшли башлаячагын әйтте.

Төркиянең ярты гасырлык хыялы – атом станциясе проекты 2013 елда төзелә башлаячак. Төркиянең көньягында Урта диңгез ярындагы Мәрсин шәһәренең Аккую районында планлаштырылган атом станциясе проекты Русия ширкәтләренә тапшырылды.

20 миллиард долларга төшәчәк проектны төзү турында килешүгә ирешелде. Ике ил парламентларында расланган станция проектын башкарачак ширкәт вәкилләре15 декабрьдә Истанбулга килде.

Стратегик уртаклык җимешләре

"РИА-Новости" хәбәр агентлыгына биргән әңгәмәсендә Русиянең Әнкарадагы илчесе Владимир Ивановский, атом станциясе төзелешенең 2013 елда башланачагын һәм беренче реакторның 2018 елда эшли башлаячагын әйтте.

Берәр ел ара белән калган өч реакторның эшли башлаячагын әйткән Ивановский, соңгы реакторның 2021 елда төгәлләнәчәген әйтте. Атом станциясе 60 ел эшли алачак. Килешүгә күрә станциянең иминлеге, эшчеләрне өйрәтү Русия күзәтүе астында булачак.

Мәгълүм булганча бу проект килешүе Русия-Төркия мөнәсәбәтләренең стратегик өлешен тәшкил итә.

Сечин: "Иминлекне саклаячакбыз"

Станциянең төзелешен үз өстенә алган Русия ширкәте РОСАТОМның югары җитәкчеләре белән проектка катнашырга теләгән төрек ширкәтләре башлыклары бу атнада очрашты.

Проектны таныту чарасына Русия премьер-министры урынбасары Игорь Сечин да катнашты. Сечин ясаган чыгышында Русия өчен иң мөһим бурыч станциянең иминлеген саклау булуын әйтте. Сечин "Станция өстенә 400 тонна авырлыкта очкыч төшсә дә, реактор үзен саклый алачак", дип ышандырды. Моңа охшаш тагын бер станцияне Русия Кытайда төзергә планлаштыра.

Проект мәсьәләсендә сөйләшүләрнең ачык булуын әйткән Сечин, "Проектның финанслау гарантиясен тәэмин итәбез. Башка илләр моны кабул итә алмас иде", диде.

Атом станциясендә җитештереләчәк электрны сату бәясе мәсьәләсендә исә тарафлар арасында низаг дәвам итә. Төркия әйткән бәя белән Русия әлегә килешә алмады.

Русия белән стратегик хезмәттәшлек артачак

Төркиянең Русия белән бергә башкарачагы мондый зур проектыннан соң аның кабат көнбатыштан читләшүе турындагы сорауга, Төркия энергия министры Танәр Елдыз җавап кайтарды. Елдыз, "Русия белән энергия проектлары дәвам итәчәк. Тәрәккыят юлына баскан Төркия Русия белән хезмәттәшлекне ныгытуны дәвам итәчәк", диде.
XS
SM
MD
LG