Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядәге татар оешмалары берләшә


Төркия дәүләт министрлыгы оештырган “Төрки һәм тугандаш милләтләр очрашуы”на татар оешмалары да чакырылды. Җыеннан соң очрашкан татар оешмалары вәкилләре бер федерация астында берләшергә һәм мәдәни чараларны бергә оештырырга килеште.

Төркия дәүләт министры Фарук Чәтин җитәкчелегендә оештырылган җыенга чит илләрдән төрле цивиль оешма вәкилләре белән илдәге милли оешмалар да чакырылган. Төркия премьеры Эрдоган да катнашкан җыенда Төркиядә рәсми теркәлгән 3 татар оешмалары вәкилләре бар иде. Чарада "Идел-Урал төркиләре мәдәният һәм ярдәмләшү оешмасы" җитәкчесе Гүлтән Ураллы, аның ярдәмчесе Якуп Акчура, идарә әгъзасы Атилла Күнтүз һәм Таҗи Күнтүз, "Казан татарлары мәдәният һәм ярдәмләшү оешмасы" җитәкчесе Вахит Ирдән, идарә әгъзасы Ихсан Яфай, "Казан мәдәният" оешмасы башлыгы Габдулла Атасәвәр һәм идарә ярдәмчесе Җәмалетдин Доганай һәм оешма әгъзасы Җәлал Әргүнай катнашты.

Гүлтән Ураллы әнисе белән
Гүлтән Ураллы төрле татар оешмаларының җыенда бергә очрашып сөйләшү форсаты табуын, оешма башлыклары алга таба бергә эшләргә дигән карарга килүен әйтте.

Җыенның эчтәлеге һәм анда каралган чаралар Төркиядәге татарларның милли үзаңын үстерү һәм мәдәни чараларны дәвам иттерүе өчен бик мөһим адым.

Төркиядә "демократик ачышлар" исеме белән барган азчылыклар хокукын ныгыту тырышлыклары монда зур роль уйный дигән караш бар. Татар оешмалары соңгы үзгәрешләрдән файдаланып милли-мәдәни чараларда дәүләт ярдәмнәреннән файдаланырга тели. Моның өчен Төркиядәге оешмалар, федерациягә берләшергә тиеш.

Кырым татарларының Төркиядә бу юнәлештәге үз федерациясе бар. Хәзер Казан татарлары да бу тәҗрибәне кулланып бергә федерация төзергә җыена. "Искeшәһәр Казан татарлары мәдәният һәм ярдәмләшү" оешмасы җитәкчесе Вахит Ирдән федерациянең кирәклегенә басым ясап, Кырым татарлары белән оешма мәсьәләләрендә тыгыз элемтәдә булуларын әйтте.

Бу юнәлештә әлегә Истанбул, Искeшәһәр һәм Күтаһиядагы оешмаларның санын арттырып, Самсун һәм Йозгат шәһәрләрендәге татарларны да җәлеп итү карала икән.

Федерация төзелгән очракта, Төркиядәге милли һәм мәдәни чаралар өчен дәүләттән "матди" ярдәм алу мөмкин булачак.

Билгеле булганча, хәзергәчә Сабантуй һәм башка милли чараларны оештыруда татар оешмалары Бөтендөнья татар конгрессыннан "мәдәни" яктан яктан гына ярдәм ала иде.

Ләкин бу чараларны уздыруга киткән акчаларны җирле татарлар үзләре капларга тырышты. Ләкин бу эш елдан ел катлаулана бара. 2003 елда беренче тапкыр Госмания авылында Сабан туен уздырган Вахит Ирдән яклау табу өчен төрле халыкара оешмаларга мөрәҗәгать итүен әйтте.

Кызганычка каршы бу юнәлештә бернинди оешмадан җавап килмәгән. Хәзер исә соңгы кануни үзгәрешләр белән дәүләт бу чараларга ярдәм күрсәтә ала.

Очрашуда куелган максатлар

- Төркиядәге 3 татар оешма идарәсе милли-мәдәни һәм социаль мәсьәләләрдә бергә хезмәттәшлек итәчәк;

- 30 майда Искешәһәрдәге Госмания авылында Сабантуй уздырылачак һәм аны оештыруда оешмалар бергә хезмәттәшлек итәчәк;

- 6 июньдә Истанбулда уртак Сабантуй оештырылачак, ул да оешмалар карамагында узачак;

- Май аенда Манисаның Гүрсу авылында беренче тапкыр мәдәни чара башлау өчен авыл башлыгы белән сөйләшү оештырылачак һәм аны оештыруда оешмалар уртак ярдәм күрсәтәчәк;

- Искешәһәр, Күтаһия һәм Истанбулда җыр-бию фольклор ансамблен булдыру өчен мөмкинчелекләр каралачак, аңа Гүлтән Ураллы җитәкчелек итәчәк;

- Татарча өйрәнү дәресләре оештырылачак;

- Төркиядәге татар оешмаларын федерациягә җыю өчен махсус комиссия төзеләчәк;

- Ахмәт Нагим Атасәвәр әзерләгән татарча Коръән Кәрим тәрҗемәсен тикшерү һәм бастыруга рөхсәт өчен китап Төркия Диния нәзарәтенә тапшырылачак. Татар оешмалары китапны таныту һәм тарату эшендә ярдәм күрсәтәчәк.

"Безгә берләшергә выкыт җиткән иде"

Тәкъдимнәр арасында иң актуале - татар теле дәресләрен башлау. Искeшәһәр "Казан татарлары мәдәният һәм ярдәмләшү оешмасы" җитәкчесе Вахит Ирдән яшь буынның татарча белмәвен әйтә.

Гүлтән Ураллы татар теле һәм мәдәнияте белән кызыксынучы төрек яшьләренең дә шактый булуын әйтте.

Ә татарларны берләшү карарына нәрсә этәргеч булды дигән сорауга Гүлтән Ураллы: "Инде безгә берләшергә выкыт җитте", дип җавап кайтарды.

Хәзер оешма вәкилләре тагын бергә очрашып, федерация мәсьәләсендә кануннарны өйрәнәчәк һәм бу хактагы яңа карарларны якыннан күзәтеп барачак.
XS
SM
MD
LG