Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядәге көрдләр ТВ каналлы булды


1 гыйнвардан башлап Төркиянең дәүләт радио-телевидениесе, TRT-6 дигән яңа канал тәүлек буена үз програмнарын көрд телендә тапшыра башлады.

Төркиянең дәүләт каналы TRT-дә, яңа елның беренче көненнән башлап 24 сәгать буе көрд телендә TRT-6 каналы эшли башлады. Каналның ачылышында чыгыш ясаган премьер Тайип Әрдоган: "TRT-6 каналы хәерле булсың", дип каналны көрд телендә котлады.

TRT-нең көрдчә канал булдыру проекте 2004 елдан әкренләп гамәлгә аша башлаган иде. Атнасына ярты сәгатьлек програмнар белән Төркия, Европа Берлегенең азчылыкларга тигез хокуклар тудыру бурычын үтәү максатыннан, илдә азчылык телләрдә програмнар эшли башлаган иде.

Ләкин 24 сәгать көрд телендә тапшыру тәкъдим иткән TRT-6ның максатлары зурдан.

Төркиянең күренекле сәяси язучыларыннан Мустафа Акйол: "Төркиядә дәүләт ахыр чиктә бер милләт булдыру өчен, башка милләт үзенчәлекләрен еллар буена тыю сәясәте нәтиҗә бирмәячәген аңлады булса кирәк, хәзер дәүләт бу адымын үзгәртеп, халык күңелен күрер өчен яңа чаралар булдыра башлады", дип белдерде.

Төркиядә 15 миллион көрд яши дип исәпләнә, ягъни илдәге халыкның 20 %ын диярләк көрдләр тәшкил итә. Аларның күпчелеге Төркиянең көнчыгыш якларында, Иран, Гыйрак, Сүрия чигенә якын көньяк-көнчыгыш төбәкләрендә яши. Бу төбәкләрдәге көрдләрнең күпчелеге, бигрәк тә авылдагы халык үз телендә тапшырулар карау өчен тәлинкәләр сатып алып, Даниядәге бердән-бер көрд каналы "Roj TV"не карый иде. Ләкин төрек рәсмиләре әлеге каналны террор оешмасы булган ПКК, ягъни Көрд эшче партиясенең пропагандалау максатында кулланыла дип дәгъва белдерә. Һәм аны тыярга тырышты.

"TRT-6 проектын булдыру Roj TV пропагандасын бастыруда һәм халыкка альтернатив чыганак тәэмин итүдә уңышлы бер адым булып тoра," ди Акйол. Шулай итеп, TRT-6 бу исәптән көрдләр өчен үз телендә тапшырулар алып барганда, радикал милли низаглар тудыруга каршы берлек булырга чакыра.

Ләкин Акйол дәүләтнең бу адымын күбрәк, 21 гасыр чынбарлыгын аңлап, демократияләшү юлында кискен адымы буларак күрә:

"Мәгълүмат чараларының саны көннән-көн арта. Хәзер халык күбрәк белә һәм икътисад дөнья белән бергә атлый. Төркиядә дәүләт тә көрд халкының күңелен күрергә һәм моның белән башкаларга да үзенең ни дәрәҗәдә демократиягә тугърылыклы булуын күрсәтә", ди соңгы үзгәрешләр турында Акйол.

30 телдә тапшыру ясаган халыкара Төркия авазы радиосының веб сахифәсе 20 ноябрьдән башлап 30 телдә тулысынча эшли башлаган иде. Бу телләр арасында татарча да бар. Төркиянең күптелле канал булдыру проектының беренчесе булган көрчдә TRT-6дан соң, 2 гыйнвардан башлап гарәпчә тапшыру проектларына игътибар юнәлдерәчәген белдергән TRT башлыгы Ибраһим Шаһин. 2009 елда тулысынча инглизчә эшли башлаячак хәбәр каналы булдыру өчен җитди эчшәнлек алып барылуын әйтте ул.
XS
SM
MD
LG