Accessibility links

“Тукай – безнең арада”


Уразовка авылында Тукай фондының бүлекчәсе ачылды. Шагыйрьнең иҗади мирасын саклау һәм үстерү фонды җитәкчесе Риман Гыйлемханов Уразовкага үзе барып бу яктагы татарларның Тукайны ни кадәр зурлавын күреп сокланып кайткан.

Апрель аенда татар дөньясында Габдулла Тукайга багышланган чаралар үтә. Узган атнада Түбән Новгород өлкәсенең данлыклы Уразовка авылында Тукай фондының бүлекчәсе ачылды. Фондның бу яктагы вәкиле итеп табибә Сәгыйть кызы Светлана Волкова билгеләнде.

Авыл зыялылары, югары сыйныф укучылары катнашында фондны тәкъдим итү чарасы 3 сәгать дәвам иткән. Балалар “Су анасы”, “Шүрәле” әсәрләрен сәхнәләштергән, шигырьләр укыган.

“Русча бер сүз кыстырмыйча чара матур итеп дәвам итте, шуңа сокландым. Анда Тукайга халык бөтенләй икенче төрле мөнәсәбәттә. Үзләре белән горурланып яши торган татарлар икән алар, мишәрләр”, дип сөйләде Азатлык радиосына шагыйрьнең 4-нче буын туганы Риман Гыйлемханов.

Тукай фонды бөек шагыйрьнең иҗатын өйрәнүне һәм саклауны әле моңарчы булмаган бер дәрәҗәгә куеп оештырырга тели.
Тукай һәрвакыт арабызда кебек хис итәргә тиешбез ...


“Тукай безнекеләр өчен әллә нигә бер килеп табына торган образга гына әйләнеп калды, минемчә, сын кебек. Без Тукайны һәрвакыт үзебезнең арада кебек хис итәргә тиешбез. “Тукай – безнең кыйблабыз”, дип шигырь бәйрәмендә генә сөйләргә түгел, көн саен эшләргә кирәк”, ди Риман Гыйлемханов.

Фонд максатларының берсе – читтәге татарлар белән эшләү, аларны Тукайның туган ягында чын татарча каршы алу һәм кунак итү юлы белән шагыйрьнең мирасы белән таныштыру. Күптән түгел фонд вәкилләре Минскига барып андагы татар оешмасына татар фестивале уздырырга ярдәм иткән һәм фондның бүлекчәсен ачкан.

Бүгенге көндә Татарстан авылларында гамәли сәнгать бәйгесе иглан ителгән.


“Бу укучыларны яңадан Тукай иҗатына кайтып фантазияләрен җигәргә мәҗбүр итә. Агачтан, каурыйдан, катыргыдан, ылыстан яки нарат күркәләреннән нәрсәдер эшләү читен. Аны теләсә кем булдыра алмый”, ди Риман Гыйлемханов.

Бәйгегә йомгак районнарда 26 апрельдә Тукайның туган көнендә ясалачак, Казанда исә җиңүчеләр 30 майда билгеләнер, дип көтелә.

XS
SM
MD
LG