Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кичәгесе кичә иде, бүгенгесе - бүген"


Дәмирәл: "Кичә булган хәл кичә узган, бүгенгесе бүген, ә иртәгесе иртәгә каралачак мәсәлә"
Дәмирәл: "Кичә булган хәл кичә узган, бүгенгесе бүген, ә иртәгесе иртәгә каралачак мәсәлә"

Төркиянең оппозициядәге дөньяви дәүләтчелеген яклаучы җөмһүриятче халык партиясе яулык мәсьәләсенә мөнәсәбәтен үзгәртә.

Төркиядә бу атнада иң күп бәхәс тудырган сәяси хәбәр, хәзергәчә илнең дөньяви дәүләтчелеген яклауны максат итеп куйган җөмһүриятче халык партиясе башлыгы Дәниз Байкалның, яулыклы партия әгъзаларына партия эмблемасы булган түш тамгаларын тагуы булды.

"Төркиядә хатыннарының 70% яулык бәйли, пәрәнҗә кию Анатолиядә гадәти күренеш", дип әйтүе белән Байкал әлеге бәхәскә яңа борылыш кертте. Ул үз партия һәм сәясәтенең яулыклылар белән бернинди каршылыгы булмавын белдерде.

Европа-Төркия уртак парламент шурасы җитәкчеләреннән Йоост Лагендийк, бу атнада Төркия парламентына ясаган зиярәте вакытында Байкалның әлеге адымың "Төркиядә дин иреклеге өчен уңай адым", дип бәяләде. Йоост шулай ук, Байкалның яулыклы хатыннарга каршы сәясәтен үзгәртүе мине бик каты шаккатырды, дип белдерде.

Төркиянең 9-нчы президенты булган Сөләйман Дәмирәл, Байкалның яулык кигән хатыннарга партиянең түш тамгасын тагуыннан соң туган бәхәс-тәнкыйтьләрнең сәясәт тормышында гадәти күренеш булуын әйтте.

Дәмирәл Байкалның яулыклыларга каршы сәясәтен үзгәртү адымына җавап биреп: "Кичә булган хәл кичә узган, бүгенгесе бүген, ә иртәгесе иртәгә каралачак мәсәлә", дип сәясәтнең үзгәрүчән булуын телгә алды. Дәмирәл: "Бүген белән иртәгә арасында, форсатлардан файдалана белергә кирәк", - дип әйтте.

Премьер Тайип Әрдоган исә сишәмбедә парламентта ясаган чыгышы вакытында Байкалның бу адымын хуплап, партиясе тарафыннан тавыш җыю максатында сәясәт үзгәртү тәнкыйтьләренә карамастан, аны бу фикереннән баш тартмаска чакырды. Әрдоган: "Әгәр бу юнәлеш чыннан да ихлас күңелдән башкарыла икән, мин бу үзгәреш артында торган кешеләрне тәбрик итәм", дип белдерде.




Төркия, спортка игътибарны арттыра

2008 Пекин олимпия уеннарыннан кулы буш кайткан Төркия, спортка игътибарны арттыра. Төркия хакимиятенең яшьләрне наркотикка, хәмер һәм башка начар гадәтләрдән саклау өчен спорт проектларына күбрәк акча бүлеп бирәчәге хәбәр ителә. Планга караганда, хөкүмәт җирле шәһәр хакимиятләре тарафыннан башлатылган спорт корылмалары төзелешләренең ярты чыгым акчасын түләүне үз өстенә ала. Дәүләт планлаштыру шурасының бу уңайдан яшьләр һәм спорт башкарма комитетына өстәмә 18 миллион лира бирүе хәбәр ителә.

Бу сан 2009 елда якынча 13 миллион долларга кадәр арттырылачак.

Рәсмиләр бу адымның спорт чараларын үстерү һәм шул ук вакытта яшьләрне сәламәт яшәве, алар арасында спортны җәелдерү һәм аларны начар холыклардан саклау максатында эшләнүен белдерде.


Төркия 9 көнлек корбан бәйрәменә әзерләнә

Корбан бәйрәме якынайган шушы көннәрдә Төркия хөкүмәте дәүләт эшендә эшләгән хезмәткәрләрнең эш хакы, бәйрәмнән алда түләнәчәк дип белдерде. Шулай итеп 8 декабрьда башланачак Корбан бәйрәме алдыннан халык ихтыяҗларын каршылый алачак. Быел рәсми бәйрәм ялларының 9 көн булачагы хәбәр ителә.



Тавык сәүдәсе кризиска бирелми


Глобаль икътисади кризис Төркиядә финанс корылмаларыннан кала, сәүдә базарын да үз тәэсиренә алган шушы көннәрдә, кайбер ширкәтләр үсешен дәвам итә.


Төркиядә тавык ите, йомыртка һәм зәйтүн мае җитештергән Кәскиноглу ширкәтләр төркеменең сату бүлеге башлыгы, кризисның сәүдә барышына бернинди тәэсир күрсәтмәвен, киресенчә 2008 елны 30% үсеш белән тәмамлыячакларын белдерде. Соңгы 3 елда 100 % үсеш күрсәткән ширкәт, 2009 елда 25% үсеш табарга планлаштыра.
XS
SM
MD
LG