Энергия чыганакларына бай Төрекмәнстан башкаласы Ашгабад Гиннес дөнья рекордлары китабына ак мәрмәрдән салынган йортлар иң күп урнашкан шәһәр буларак теркәлде. Бу шәһәрдә ак мәрмәрдән киендерелгән 543 яңа бина бар. Алар барлыгы 4,5 миллион дүрткел метрны били.
25 майда Төрекмәнстан парламенты президент Гурбангулы Бердымөхәммәтовка "сөекле Ватаныбызның сәяси, икътисади һәм мәдәни үсешенә бик зур өлеш керткән өчен" дип "Төрекмәнстанның атказанган архитекторы" исемен бирде.
Amnesty International халыкара хокук яклау оешмасы исә 2012 елда дөньяда кеше хокуклары торышына багышланган хисабында Төрекмәнстан ватандашларының ирекле хәрәкәт итү яки матбугат иреге кебек иң төп хокуклары да булмавын тәнкыйтьләп чыкты.