Accessibility links

Уфа-Казан поезды көненә 800 кешене йөртсә генә табыш китерәчәк


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Әгәр тәүлегенә уртача 380 кеше йөрсә, чыгымнарның 41 проценты гына капланачак.

Уфа-Казан поезды бер шәһәрдән икенчесенә барып кайткан чакта 800 кешене йөртсә генә зыянга эшләмәячәк. Бу хакта "Коммерсантъ"ка Куйбышев тимер юлының (Русия тимер юллары филиалы) корпоратив коммуникацияләр хезмәтендә әйткәннәр.

Әгәр тәүлегенә уртача 380 кеше йөрсә, чыгымнарның 41 проценты гына капланачак. Русия кануннарында ерак маршрутлар өчен төбәк дотацияләре мөмкинлеге каралмаган, шуңа күрә дәүләт ширкәте республика бюджетларыннан субсидияләр ала алмаячак.

Русия тимер юлларында (РЖД) ике шәһәрләрнең дә туристларны җәлеп итүе артыр һәм юлчылар да артыр дип өметләнәләр. Оешманың матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, 2023 елда дәүләт туристик рейтингында Башкортстан - 14нче урында, Татарстан - 10нчы урында булган.

"Юлчыларны төнлә йөртү ниятләнә, бу "тәгәрмәч өстендәге кунакханә" кебек булачак, шуңа күрә бу проектның үсү өчен мөмкинлеге зур", дигәннәр Русия тимер юлларында.

Күптән түгел геосәяси вазгыять аркасында Русия тимер юллары Уфа-Казан поезды проектын 2027 елга кичектереп торуын җиткергән иде.

Куйбышев тимер юлларының корпоратив коммуникацияләр хезмәтендә әйтүләренчә, хәзерге вакытта вагоннарның төп өлешен "дәүләт бурычлары кысаларында" төньяк һәм көньяк юнәлешләргә йөк ташуда кулланалар.

Аңарчы Уфа-Казан арасында юлчылар поездын 2025-2026 елларга җибәрә башлау ниятләнә диелгән иде.

2022 елда Уфа белән Казан арасында поезд җибәрергә ниятләүләре билгеле булган иде. Ике шәһәр арасын поездда 15 сәгать эчендә үтеп булачак, киләчәктә бөтенләй 12 сәгатькә үк калдыру максаты куела, дип җиткерделәр.

  • Казаннан Уфага тизйөрешле поезд җибәрү турында 2017 елда ук сөйли башладылар. Куйбышев тимер юлының Башкортстан бүлеге матбугат хезмәте вәкиле Андрей Савельев та маршрутның проекты әзерләнә дип раслады.
  • Ләкин Казанда узган "Төркиләр алтыны" форумында Россотрудничество оешмасы вәкиле, 2012 елгы президент сайлавында Владимир Путинның ышанычлысы булган Сергей Маленко "Казан белән Уфа арасында тиз йөрешле тимер юл төзергә ярамый, чөнки ике сепаратизм үзәген берләштерү куркыныч" дип белдерде.
  • Ике шәһәр арасында гамәлдә булган тимер юл йөреше 21 сәгатьне алып тора иде һәм ихтаяҗ булмау сәбәпле ябылды. Хәзерге вакытта Казан-Уфа арасында көн саен бер очыш бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG