Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфадагы күпкатлы йортта яшәүчеләрне бордюрны соры-сары төскә буяган өчен полициягә чакыртканнар


Архив фотосы
Архив фотосы

Тәртип саклаучылар соры төстәге буяуны зәңгәргә охшата, бордюрлар Украина байрагы төсенә буялган дип шикләнә. Аларга моны кем әләкләгән - монысы билгеле түгел. Полиция буяуны экспертизага алган.

Башкортстан башкаласы Уфада, күпкатлы йортларның берсендә яшәүчеләр Русия көне алдыннан ишек алдындагы бордюрларның буявын яңартырга булган. Бу хәлдән соң йорт башлыгын полициягә чакыртып алганнар, сатып алынган буяуларның сертификатларын күрсәттергәннәр һәм аңлатма яздырганнар. Бу хакта җирле активист Альберт Рәхмәтулин хәбәр итте.

Активистка йортта яшәүчеләр әйтүенчә, алар бордюрны соры һәм сары төсләргә 2022 елдан бирле буйый. Моңарчы бернинди сораулар тумаган.

"Полициягә бу зәңгәр түгел, ә соры төс дип аңлатма бирергә туры килде. Җитештерүченең сертификатын күрсәтергә. Бу Украинаны хуплау өчен түгел, ишек алдын ничек булса да җанландырып җибәрү өчен эшләнде, дип язмача аңлатырга", дип сөйләгән алар Рәхмәтуллинга.

Мондый аңлатмаларның файдасы булмаган, полиция буяуны экспертизага алган. Аларга моны кем әләкләгән - монысы әйтелми.

Шәһәр халкы ни өчен Русиядә бу ике төсне бергә куллану ярамавына аптырый, чөнки бу тыю барлыгы турында бернинди документ та чыкмады, дип искәртелә.

"Полицияне ишек алдында хулиганлык кылып, җимереп йөрүчеләр аркасында эш өчен чакыртасың икән, килмиләр. Хезмәткәрләр җитми диләр. Ә менә мондый юләр мәсьәлә өчен шундук килеп җиткәннәр", дигән кешеләр.

  • Элегрәк Якутскиның футбол стадионындагы трибуналардан утыргычларны сүтеп алдылар, алар Украина байрагы төсләрендә иде. Екатеринбурның "Дирижабль" сәүдә үзәге түбәсеннән сары һәм зәңгәр панельләрне алып куйдылар.
  • Русиянең төрле шәһәрләрендә кешеләр ишек алларындагы балалар мәйданчыкларының зәңгәр-сары төсләргә буялган булуына зарланып шалтырата, коммуналь хезмәтләр эшчеләре тиз арада урынга килеп, балалар мәйданчыкларын нейтраль соры төсләргә буяп китә.
  • Мәскәүнең Бутырски район мәхкәмәсе 40 яшьлек ир-атка 10 мең сум штраф суккан иде, аны шәһәр үзәгендә сары-зәңгәр кроссовки киеп барган вакытта тоткарладылар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG