Бүген, 24 гыйнварда Уфаның Черниковка районында урнашкан сәнәгать зонасындагы нефть-газ ширкәтенә пилотсыз очкычлар һөҗүм итмәкче булган. Бу хакта РБК басмасына ашыгыч хезмәтләрдәге чыганаклары хәбәр иткән.
Җимереклекләр яки кешеләрнең җәрәхәтләнүе турында мәгълүмат юк. Әлегә пилотсыз очкычларның һөҗүм омтылышы турында рәсми фикер белдерүләр булмады.
Бүген Уфада ике мәртәбә һава аланын ябып тордылар. Башта Башкортстан вакыты белән иртәнге тугыздан 12:30 сәгатькә кадәр. Соңрак җирле вакыт белән 14:17 сәгатьтә чикләүләр кертелде һәм кичке бишкә кадәр гамәлдә булды. Бу вакыт эчендә Башкортстан башкаласына очкан бер очкычны запастагы хәрби һава аланына җибәрделәр.
- Былтыр 9 майда "Газпром нефтехим Салават" оешмасына дрон һөҗүм итте. Бу Украинада сугыш башланганнан бирле Башкортстанга очып килгән беренче пилотсыз очкыч булды. Суырту станциясе корылмасына зарар килгән, җәрәхәтләнүчеләр булмады диделәр.
- Хәбиров Салават шәһәренә пилотсыз очкыч төшүен "чын террор һөҗүме" дип атады.
- Хәрби белгеч Олег Жданов Башкортстанга килгән дронны сынап карау өчен генә очыртканнар дип саный. Дрон Башкортстан оешмасына зур зыян салмады, ә Жданов бу дроннарның шартлаткыч тутырылган өлеше әлегә әллә ни зур булмаганга ди. "Алга таба арттырырлар аны. Бу бит сынап карау очышлары кебек кенә, дрон очып барып җитәме - белү өчен", ди ул.
- Башкортстанда Салават шәһәренә дрон төшкәннән соң, һава һөҗүменнән саклану системын көчәйтәчәкләре әйтелде. "Әгәр мондый әйберләр безгә кадәр очып килеп җитә икән, әзер торырга кирәк. Болай булмаячак дип беркем дә әйтми, чөнки сугыш дәвам итә", дигән иде Радий Хәбиров.
- 24 декабрьдә Русия иминлек шурасы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев эш сәфәре белән Уфага килгән иде. Җирле бәйсез медиа чыганаклары Медведевнең Уфага сәфәре төбәккә куркыныч янавы белән бәйле, дип белдерде. Аерым алганда Башкортстанга пилотсыз очкычлар һөҗүме булу ихтималы турында фикер алышачаклар диелгән иде.
- Шул ук вакытта Уфа мэры Ратмир Мәүлиев киңәшмә вакытында Уфадагы коткаручылар һәм түрәләр төркемен Казанга җибәрәчәкләрен әйтте. Алар пилотсыз очкычлар һөҗүменнән соң булган нәтиҗәләрне юк итү тәҗрибәсен үзләштерергә киләчәк иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум