Accessibility links

Кайнар хәбәр

Салават шәһәренә пилотсыз очкыч һөҗүм иткәннән соң, Башкортстанда һава һөҗүменнән саклану системын көчәйтмәкчеләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Хәбиров бу хакта әйткәндә беренче тапкыр "сугыш" дигән сүзне кулланган. Русиядә Украинадагы сугыш турында сөйләгәндә "сугыш" дигән сүзне кулланырга ярамый. Мәсәлән, Мәскәүдәге муниципаль депутатны "махсус хәрби операция" сүзе урынына "сугыш" сүзен куллангач, җиде елга ирегеннән мәхрүм иттеләр.

Башкортстанда Салават шәһәренә дрон төшкәннән соң, һава һөҗүменнән саклану системын көчәйтәчәкләр. Бу хакта төбәк хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә республика башлыгы Радий Хәбиров әйтте, дип җиткерә РБК.

"Аспекты" басмасы искәртүенчә, Хәбиров бу хакта әйткәндә беренче тапкыр "сугыш" дигән сүзне кулланган.

"Әгәр мондый әйберләр безгә кадәр очып килеп җитә икән, әзер торырга кирәк. Болай булмаячак дип беркем дә әйтми, чөнки сугыш дәвам итә", дигән ул.

Русиядә Украинадагы сугыш турында сөйләгәндә "сугыш" дигән сүзне кулланырга ярамый, чөнки хакимиятләр аны "махсус хәрби операция" дип атарга куша. "Сугыш" дигән сүзне кулланучыларга Русиядә гаскәрне "кимсетү" турында административ һәм җинаять эшләре ачалар. Мәсәлән, Мәскәүдәге муниципаль депутат Алексей Гориновны "махсус хәрби операция" сүзе урынына "сугыш" сүзен куллангач, җиде елга ирегеннән мәхрүм иттеләр.

"Дождь" телеканалының эфирында "фронт" дигән сүз куллануы өчен "Якутия.Инфо" басмасының баш мөхәррир урынбасары Тимофей Ефремовны да "дискредитацияләү"дә гаепләп, 30 мең сум штраф салдылар. Хөкемдар фикеренчә, "фронт" сүзен "сугыш" дигән сүз белән аңлатылучы низагка карата гына кулланып була, димәк, журналист Русия гаскәрләренең Украинадагы гамәлләрен "дискредитация"ләгән.

  • 9 майда 13 сәгатьтә "Газпром нефтехим Салават" оешмасына дрон һөҗүм итте. Бу Украинада сугыш башланганнан бирле Башкортстанга очып килгән беренче пилотсыз очкыч булды. Суырту станциясе корылмасына зарар килгән, җәрәхәтләнүчеләр булмады диделәр.
  • Хәбиров Салават шәһәренә пилотсыз очкыч төшүен "чын террор һөҗүме" дип атады.
  • Хәрби белгеч Олег Жданов Башкортстанга килгән дронны сынап карау өчен генә очыртканнар дип саный. Дрон Башкортстан оешмасына зур зыян салмады, ә Жданов бу дроннарның шартлаткыч тутырылган өлеше әлегә әллә ни зур булмаганга ди. "Алга таба арттырырлар аны. Бу бит сынап карау очышлары кебек кенә, дрон очып барып җитәме - белү өчен", ди ул.
  • 2 апрель иртәсендә Татарстанга да Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле беренче тапкыр — дроннар һөҗүм итте. Һөҗүмдә 14 кеше, шул исәптән ике үсмер яраланган иде. Дроннар һөҗүменнән соң, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикадагы ашыгыч хезмәтләрне гадәттән тыш хәлләргә әзер торырга чакырды.
  • Татарстанга дроннарның килүе чынлап та моның белән генә төгәлләнмәде. 17 апрель көнне якынча 11:20 сәгатьтә Татарстан өстендә пилотсыз очкыч бәреп төшерелде.
  • 11 апрельгә каршы төндә исә Мордовиядә пилотсыз очкычлар бәреп төшерелде. Хәрби күзләү ветераны, полковник Рөстәм Клупов Мордовиядә бәреп төшерелгән дроннар Казанның хәрби объектларына очкан булырга мөмкин, дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG