Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзбәкстанның тарафсызлыгы файдагамы?


Соңгы көннәрдә Үзәк Азия илләрендә террор куркынычы үсә бара. Белгечләр фикеренчә Үзбәкстан стратегиясендәге сәяси билгесезлек моңа йогынты ясый.

Ташкeнт хакимиятенең стратегик яктан чит ил сәясәтендә кайсы якка юнәлүе турындагы билгесезлек - дөресрәге әлегә аның тышкы сәясәт турындагы битарафлыгы һәм Көнбатыш белән мөнәсәбәтләре сәясәт белгечләрен аптырашта калдыра.

Белгечләр фикеренчә Үзбәкстанның бу кимчелеге, Әфганстан һәм төбәктә тотрыклык булдыру тырышлыкларына тискәре йогынты ясый.

Chatham Housе тикшеренү үзәгендә Үзәк Азия һәм Көньяк Кавказ белгече James Nixеу Үзбәкстанның тышкы сәяси бәйләнешен болай аңлата:

James, "Үзбәкстан белән хезмәттәшлек итү чит илләр өчен шактый авыр. Бу илне бик гади килешүләр турында да күндерә алмаган чит ил сәясәтчеләре, ни эшләргә белми. Үзбәкстанның көнбатышка таба сәясәте булмаган очракта, Көнбатышның бу илгә карата сәясәт билгеләве мөмкин түгел" ди.

Әйе, еллар буена Ташкeнт белән дипломатик мөнәсәбәт булдыру Көнбатыш илләре өчен бер дә ансат булмады.

АКШ-Үзбәкстан мөнәсәбәтләре

2005 елның май аенда Әндиҗанда хакимияткә протест белдергән халыкның канлы рәвештә бастырылуына гадәти буларак АКШның тәнкыйть белдерүе Ташкeнт белән мөнәсәбәтләрне туктатты. Үзбәк хакимияте АКШ хәрбиләрен тиз арада илдән китәргә чакырды. Аның бу таләбе әлбәттә Әфганстандагы сугыш тырышлыкларына зур зыян салды.

Альтернатив буларак көнбатыш белән дә мөнәсәбәтләр алып барган Үзбәкстан бу вакыйгадан соң Көнбатыш белән мөнәсәбәтләрне өзеп Русия белән Кытайга якыная башлады. Ләкин бер заманнан соң ул бу сәясәтеннән дә ваз кичәргә булды.

Демократия һәм кеше хокуклары

3 декабрьдә АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтонның Үзбәкстанга сәфәрен кеше хокукларын күзәтүчеләр игътибар белән күзәтте. Аларның борчылулары җавапсыз калмады. Клинтон үз чыгышында үзбәк президентына илдә демократия иреклеген ныгыту турында элек бирелгән вәгъдәләрне үтәргә чакырды. Клинтон шулай ук, кеше хокуклары һәм сүз иреклеге мәсьәләсен үстерергә киңәш иткән.

Сәяси белгечләр исә кеше хокуклары, тышкы сәясәт һәм икътисади үсеш мәсьәләсенә килгәндә Үзбәкстанның киләчәкне күзаллый aлмавы турында борчылу белдерә.

"Сугыш һәм солых" хәлләрен хәбәр итүче оешма мөхәррире John MacLeod фикеренчә, Үзбәкстан хакимияте ил эчендәге һәм төбәктәге үзгәрешләргә каршы чыга. Ләкин киләчәккә карата сәяси планы булмау, киләчәктә проблема тудыра ала. Чөнки Үзбәкcтан тирәсендә дөнья үзгәрә.
XS
SM
MD
LG