Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вашингтон Трампның президент вазифасына керешү тантанасына әзерләнә


Инаугурация тантанасы биредә узачак
Инаугурация тантанасы биредә узачак

Чара Казан вакыты белән кичке сәгать сигездә үтә. Трамп беренче көннән үк ашыгыч рәвештә эшкә керешәчәгенә сүз бирде. "Илдәге һәр четерекле вазгыятьне хәл итү өчен зур тизлек һәм көч белән эш итәчәкмен", диде ул.

Вашингтон АКШка яңа сайланган президент Доналд Трампның вазифасына керешүе тантанасына әзерләнә. Ул бүген, 20 гыйнварда, җирле вакыт белән көндезге 12дә (Казан вакыты белән кичке сигездә) үтәчәк.

Кушма штатларның 45нче президенты булган һәм 47нче президенты булачак Трамп АКШ башкаласына кичә килде. Якшәмбе көнне ул Республикан фиркасе сенаторлары белән иртәнге аш ашады, Арлингтон дәүләт зиратына тәкыялар салды.

Тантанада аның гаилә әгъзалары, сайлап куелган вице-президент Джей Ди Вэнс һәм хакимиятнең булачак әгъзалары дип күз уңында тотылган кешеләр катнашты.

Якшәмбе, инаугурациясе алдыннан булган митингта Трамп беренче көннән үк ашыгыч рәвештә эшкә керешәчәгенә сүз бирде. "Илдәге һәр четерекле вазгыятьне хәл итү өчен зур тизлек һәм көч белән эш итәчәкмен", диде ул Вашингтондагы Capital One стадионында җыелучыларга.

Трамп 20 гыйнвар киченә үк АКШның көньяк чигеннән мигрантларның канунсыз "үтеп керүен" туктатачагын әйтте. Беренче эш итеп канунсыз мигрантларны күпләп депортацияләячәген, раса-гендер өстенлекләрен бетерәчәген, ярга якын булган, чагыштырмача сай урыннарда (шельф) һәм федераль җирләрдә нефть чыгаруга тыюны бетерәчәген белдерде.

Үзенең чыгышында ул вазифасына керешкәч тә берничә сәгать эчендә Байден хакимиятенең "һәр радикаль һәм ахмак фәрманын" гамәлдән чыгарырга сүз бирде.

"Америка халкы безгә ышаныч күрсәтте, моңа җавап итеп без аңа иң яхшы беренче көнне, иң зур беренче атнаны һәм АКШ тарихындагы теләсә кайсы президентның иң күренекле беренче 100 көнен бүләк итәргә җыенабыз", диде Доналд Трамп.

Якшәмбе көнне Вашингтонда һәм АКШның башка кайбер шәһәрләрендә Трампка каршы чыгучыларның митинглары үтте. Чараларда катнашучылар абортка хокукларны яклады, Трампның климат үзгәрү һәм илгә күчеп килүчеләр белән бәйле проблемнарга карашларын тәнкыйтьләде. "Америка авазы" искәртүенчә, 2017 ел белән чагыштырганда протестлар ул кадәр зур түгел. Доналд Трамп беренче тапкыр президент булганда Вашингтонда "Хатын-кызлар маршы"на 100 меңнән артык кеше килгән иде, хәзер исә чарада берничә мең кеше генә катнашкан.

АКШның 47нче президентының ант китерү тантанасы һәм инаугурация чыгышы ябык бинада Капитолий Ротондасында үтәчәк. Трамп тантананың урынын урамда суык булу аркасында үзгәртүләрен әйтте. "Америка тавышы" Трамп ант китергән чакта җиде градус суык булачак, әмма җил булыр дип фаразлана, шуңа бу салкын ныграк сизеләчәк, дип яза.

Трамп әйтүенчә, тарафдарлары тантананы 20 мең кешене сыйдыра алырлык Capital One Arena-дагы экраннардан карый алачак. Инаугурациядән соң була торган парад та шунда узачак. Шул ук вакытта тантананы карау өчен Вашингтонга Трампның 200 меңнән артык тарафдары килгән.

100 елдан артык вакыт эчендә беренче тапкыр инаугурациягә кайбер чит илләрнең лидерлары, шул исәптән Аргентина президенты Һавьер Милей һәм Италия премьер-министры Джорджа Мелони да чакырылган. Медиа хәбәренчә, Трамп Кытай башлыгы Си Цзиньпинны да чакырган булган. Әмма чарага аның урынбасары Хань Чжэн киләчәк. Русия вәкилләре инаугурациядә катнашмый.

Вазифасына керешкәч тә Трамп беренче көннәрдә үк сайлау алдыннан биргән вәгъдәләрен үтәүче берничә фәрман имзалар дип көтелә. Миграция сәясәтен кырысландыру (шул исәптән канунсыз иммигрантларны илдән чыгарып җибәрү), энергетика сәясәтендәге үзгәрешләр һәм дәүләт идарәсе кагыйдәләрендә үзгәрешләр көтелә. Шулай ук ул 2021 елның 6 гыйнварындагы вакыйгаларда катнашкан өчен ( Трамп тарафдарлары Капитолийга бәреп кергән иде) хөкем ителүчеләргә ярлыкау бирер дип көтелә.

Вазифасына керешкәннән соң Трамп Русия президенты Владимир Путин белән Украинадагы сугышны туктату турында сөйләшергә әзер булуын белдерде.

  • Трамп — Республикан фиркасеннән намзәт иде. Ул 2024 елның 5 гыйнварында үткән сайлауда демократ Камала Һаррисны җиңде.
  • Ул АКШта президент вазифасына иң өлкән яшьтә керешкән кеше булачак. Трампка 78 яшь, аңа кадәрге президент Джо Байден да 78 яшендә иде, әмма ул ноябрьдә туган, ә Трамп — июньдә.
  • 40 яшендәге Вэнс исә соңгы 70 елда вице-президент итеп сайлап куелган иң яшь кеше булды.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG