Учалыда йөк поездлары бәрелешеп дүрт кеше һәлак булды
Башкортстандагы Учалы тау-баету комбинаты матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Учалы шәһәре янында ике поезд бәрелешү аркасында һәлак булучылар саны дүрткә җиткән. Якшәмбе казадан соң өч кешенең һәлак булуы турында белдергәннәр иде. Корбаннарның барысы да Учалы тау-баету комбинаты хезмәткәрләре. 26 март көндез Учалы шәһәре янындагы Буранчык авылы тирәсендә ике йөк поезды бер-берсенә каршы килеп бәрелеште. Ике поезд да Учалы тау-баету комбинатына карый.
мультимедиа
-
апрель 18, 2024
Азатлык журналисты Алсу Кормаш инде ярты ел төрмәдә утыра
-
апрель 15, 2024
Казан офицеры Фәрхәд Җиһаншин Русия армиясен ташлап илдән киткән
-
апрель 02, 2024
Татарстанга дроннар һөҗүм итте
-
апрель 01, 2024
Алсу Кормашеваның сак астында калуы тагын 2 айга озайтылды