Учалыда йөк поездлары бәрелешеп дүрт кеше һәлак булды
Башкортстандагы Учалы тау-баету комбинаты матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Учалы шәһәре янында ике поезд бәрелешү аркасында һәлак булучылар саны дүрткә җиткән. Якшәмбе казадан соң өч кешенең һәлак булуы турында белдергәннәр иде. Корбаннарның барысы да Учалы тау-баету комбинаты хезмәткәрләре. 26 март көндез Учалы шәһәре янындагы Буранчык авылы тирәсендә ике йөк поезды бер-берсенә каршы килеп бәрелеште. Ике поезд да Учалы тау-баету комбинатына карый.
мультимедиа
-
июнь 16, 2026Сабантуйга бүләк җыю йоласы
-
июнь 15, 2026Тарихчы, археолог Фаяз Хуҗин вафат
-
июнь 12, 202635 ел элек Татарстанда беренче президент сайлау узды
-
июнь 12, 2026Түбән Камага дрон һөҗүме
-
июнь 10, 2026Самардагы нефть эшкәртү ширкәтенә дрон төште
-
июнь 10, 2026Чабаксарга ракет һөҗүме булды