Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Тел өлкәсендә активлык хәзер сәясәткә нык бәйле". Сугыш һәм эмиграция милли телләргә ничек тәэсир итә


Влада Баранова
Влада Баранова

Соңгы елларда Русиядә җирле халык телләре белән кызыксыну артканы күзәтелә, аларны укыту, саклау, үстерү һәм яңа өлкәләрдә куллану максатында яңа мәгърифәтчелек һәм тел активлыгы проектлары барлыкка килә. Украинада барган сугышның, репрессияләр көчәюенең һәм массакүләм мөһаҗирлекнең бу тема белән кызыксынуга һәм тел активистлары эшчәнлегенә нинди йогынты ясавы турында социолингвистика белгече Влада Баранова сөйләде.

Влада Баранова – социолингвист һәм мөһаҗирлек тикшереүчесе, тарих фәннәре кандидаты. Монгол телләре белгече, Калмыкстанга экспедицияләр оештыручы. Шулай ук тел ландшафты төшенчәләрен, ягъни иҗтимагый киңлекләрдә телләрнең күптөрлелеген өйрәнә, бу тема аның "Сәясәтчеләрсез тел сәясәте. Русиядә тел активлыгы һәм миноритар телләр" ("Языковая политика без политиков. Языковой активизм и миноритарные языки в России") дигән соңгы китабында тикшерелә.

2022 елда илдән киткәнче Русия фәннәр академиясенең лингвистик тикшеренүләр институтында эшләде һәм Петербурның ике алдынгы югары уку йортында - Югары икътисад мәктәбе (ВШЭ) һәм Европа университетында укытты. Хәзерге вакытта Германиянең Һамбург университеты каршындагы Төньяк-Көнчыгыш институтында вакытлы вазифа башкара.

— Тел активлыгы нәрсә ул? Аның шундый билгеләмәсе бар: "миноритар телне популярлаштыруга юнәлгән теләсә нинди гамәлләр һәм элек бу тел азрак кулланышта булган мохиттә бу телне теләсә нинди күләмдә куллану". Сез килешәсезме?

— Бу бик киң төшенчә – кайбер кешеләр үзләрен тел активисты дип атамый, әмма шул ук вакытта мин аларны бу төркемгә кертер идем. Шул ук вакытта телләрне моңарчы кулланылмаган яңа өлкәләрдә куллануның бар очрагын да активлык дип атамас идем. Бу башка ният белән дә башкарылырга мөмкин – мәсәлән, без кайбер хәрби хезмәткәрләрнең үзләренең танкларын һәм БТРларын чуаш телендә язулар белән бизәүләрен күрәбез. Бу активлык буламы?

Мин әйтер идем, тел активисты ул – телгә ярдәм итү тормышының бер өлеше булганнар. Гадәттә, бу ихтыяри эш, гәрчә Русия контекстында тел активистлары еш кына мәгариф һәм мәдәният белән бәйле дәүләт структураларына эшкә күчә. Ничек кенә булмасын, тел активистлары – дәүләт тел сәясәтенә караганда, телләр өчен күбрәк эшли торган кешеләр.

— Сез күзәтеп барган тел активистлары даирәсендә Украинада сугыш башланганнан бирле нинди үзгәрешләр күрдегез?

—​ Сугыш башлангач, әлбәттә, бик нык каушау булды. Аннары барысы да үз эшчәнлеген ничектер яңача корырга тырышып карады – мин сөйләшкәннәрнең берсендә дә диярлек барысы да элеккечә дәвам итәчәк дигән хис юк иде. Русиянең тел һәм этник сәясәте тиз үзгәрә башлады, һәм активистларга җайлашырга туры килде.

Мин кешеләрдә тел активлыгының бурычлары һәм чикләре турындагы күзаллауларның үзгәрүен күрәм. Күпләр инде ул катгый тел активизмы гына булырга тиеш дип санамый. Элек Русиядә тел активлыгы төп халыкларның хокуклары мәсьәләсен читләтеп уза иде. Активистлар нигездә тел яки мәдәни проектлар белән эшләде. Өлешчә моны традицияләр дип санарга мөмкин, өлешчә сугышка кадәр дә булган репрессияләрдән курку белән аңлатып була.

Моннан тыш, тел активлыгы өлкәсенә еш кына башка нәрсә белән шөгыльләнгән кешеләр килә иде. Мәсәлән, инде күп төрле фильмнар төшерергә өлгергән кинорежиссерлар үзләренең туган төбәге, этник төркеме һәм аның теле белән кызыксына башлый. Алар активист мохитеннән түгел, ә мәдәни институтлардан килә һәм аларга хас методлар һәм максатлар китерә.

Хәзер бу бик нык үзгәрде. Тел активлыгы сәясәт белән тыгыз бәйләнгәнен барысы да диярлек аңлый. Кем өчендер бу тел хокукларын яклау, сугышка каршы чыгу, миноритар телнең һәм миллилекнең әһәмиятен аңлау, икенчеләр өчен – киресенчә, үзгәрә торган Русия дәүләтенә яраклашу һәм яшәргә өйрәнү кирәклеген аңлата. Шуңа күрә без тагын да радикальләшкән һәм деколониаль активлыкка һәм турыдан туры сәяси хәрәкәткә күчкән кешеләрне дә, хакимият белән хезмәттәшлекнең яңа формаларын сынап караучы кешеләрне дә күзәтәбез. Өченче төркемне дә аерып күрсәтергә мөмкин – күзгә азрак чалынырга тырышкан активистлар.

—​ Сезнең фикерегезчә, кайсылары күбрәк?

—​ Русиядә калучылар күбрәк. Тел активистларының барысы да китмәде, ә Русиядә бары тик икенче яки өченче стратегияне сайлау гына куркыныч түгел: дәүләт белән эшләү яки "төпкә яту". Дәүләт белән эшләү дигәндә, мин төбәк һәм федераль органнар белән турыдан-туры хезмәттәшлекне, коллаборацияне сайлаган кешеләрне күздә тотам, бу алардан сугышны актив хуплауны таләп итәргә мөмкин, әмма шул ук вакытта активлык эшен дәвам итәргә һәм миноритар телләргә ярдәм итү өчен иминлек һәм ресурслар бирергә мөмкин.

Әлбәттә, Русиядә калучыларга авыр, һәм анда тел проектларының азрак булуын мин нәкъ менә шуның белән бәйлим. Алар бар, тик нигездә ачылып китеп эшләмиләр – үз эшләре турында сөйләргә, ачыктан-ачык яңа хезмәткәрләр эзләргә теләмиләр. Әгәр сугышка кадәрге елларда даими видеоконференцияләр, белем алмашу, яңа проектлар булса, хәзер бу юкка чыга бара. Урыннарда, төбәкләрдә конкрет проектлар өстендә эшләүчеләрнең күбесе бу эшчәнлекне дәвам итә, әмма алар арасында аралашу хәзер ябык чатларда уза. Димәк, алар янына яңа кешеләр хәзер азрак җәлеп ителә. Гадәттәгечә, тел активстлары арасында Украинадагы сугышны һәм дәүләт сәясәтен турыдан-туры хуплаучылар күп түгел. Нигездә бу тел эшчәнлеген төбәк хакимиятендәге вазифалар белән берләштерүчеләр. Шулай итеп, мөһаҗирләр арасында тел активлыгын этник үзбилгеләнү һәм сугышка каршы эшчәнлек ягына юнәлтү тенденциясе сизелә, ә Русиядә калучылар арасында "алга бәреп чыкмаска" дигән стратегия өстенлек итә.

—​ Ни өчен активистларның күбесе күзгә чалынмаска тырыша? Бу репрессияләрдән куркумы? Хәтта чиста тел активлыгы да хакимият күзенә сәяси, һәм шуңа күрә кирәксез күренеш булып күренергә мөмкин дигән фикер дөресме?

—​ Өлешчә дөрес, мин сүзгә-сүз мондый фикерләрне дә ишеттем, ләкин эш тел активлыгы табигатендә генә түгел. Мәсәлән, кеше сугышка каршы позициядә тора, ә моның өстенә туган телендә контент тудыра яки башкаларга аны өйрәнергә ярдәм итә. Ул моны бер-берсе белән бәйле булмаган ике өлкә буларак кабул итә ала, әмма, тел активлыгына зыян китермәс өчен, аңлы рәвештә үзенең сәяси карашларын томалый ала. Моннан тыш, без бит нинди эшчәнлекнең хакимият игътибарын җәлеп итәсен һәм репрессияләр өчен сәбәп була алуын ахырга кадәр аңламыйбыз. Тел активлыгына нинди куркыныч янавын бәяләү кыен. Русиянең тел һәм этник сәясәте хәзер унификациягә, миноритар телләрне күпмилләтле дәүләт тамгасы сыйфатында гына калдыруга юнәлтелгән булуын барысы да аңлый – әйтик, сугышта милли батальоннар рәвешендә яки җыр-биюләрдә.

Телләрне саклауга һәм аларны куллану өлкәләрен киңәйтүгә юнәлдерелгән чын тел активлыгы хакимияткә ошамаска һәм куркыныч булырга мөмкин – әмма нәкъ менә кайсы мизгелдән бу активлык белән шөгыльләнү куркынычка әйләнәчәге билгесез. Эзәрлекләү карарлары еш кына төбәк дәрәҗәсендә кабул ителә, бу аларны алдан әйтеп булмаслык итә.

—​ Русиядән киткән активистлар арасында тискәре тренд бар – тел активлыгы сәяси активлыкка әверелә һәм популяррак була бара кебек? Мәсәлән, сугыш башланганнан соң сепаратист белдерүләр күбәйде, һәм аларның күбесе миноритар телләрдә эшләнә яки аларны саклау һәм үстерү кирәклеге турында сөйли.

—​ Әлбәттә, сәясиләштерү сизелә. Активистлар "колонизация", "империя", "деколониальлек", "асаба халык" сүзләрен ешрак куллана башлады. Элек мондый терминология тел активистларына бөтенләй хас түгел иде – һәм хәтта этник активистлар арасында да чагыштырмача зур булмаган кешеләр төркеме арасында гына кулланыла иде. Бу перифериядәге тема иде, ә хәзер ул ныграк яңгырый.

Дөрес, монда күзәтүче парадоксы бар. Әйткәнемчә, Русиядә калган кешеләр ипләбрәк эшләргә мәҗбүр, алар хәтта тел проектлары турында да азрак сөйли, сәяси позицияләре турында әйтеп тә торасы юк. Шуңа аларның карашларында алга китешне бәяләү авыррак. Бәлки, аларның күбесе өчен деколониальлек мәсьәләсе ят булып каладыр һәм мөһим булып тоелмыйдыр. Без бу хакта "китүчеләрдән" диспропорциональ күп ишетәбез – һәм бу мантыйклы, әмма шуны онытмаска кирәк, тел активистларының күбесе – "илдә калучылар".

Мөһаҗирлеккә килгәндә, әйе, без деколониаль караш һәм тиешле терминологиянең активистлар һәм аларны тыңлаган яки укыган кешеләр арасында тиз һәм киң таралуын күрәбез. Бу тема буенча күп кенә яңа проектлар – "Беда" басмасы, OIRADio калмык онлайн-радиосы һәм башкалар эшли башлады.

Шунысы аеруча мөһим, сәяси активистлар һәм телдән башка өлкә эшлеклеләре миноритар телләрне үз хезмәтләрендә ешрак куллана башлады. Еш кына бу символик мәгънәгә ия, ләкин төрлечә була. Күп кенә эре оппозицион көчләр миноритар телләрдә шигарләр һәм текстлар бастыра, төрле халыклар мәдәнияте һәм аларның проблемнары турында материаллар әзерли башлады. Иң якты мисалларның берсе – сугышка каршы феминистик каршылык, Себердәге деколониаль активистлар белән берләшеп, берничә телгә тәрҗемә ителгән газет бастырды.

Республикаларның киләчәге турында фикер алышулар рус телендә генә түгел, җирле телләрдә ешрак уза башлады. Социаль челтәрләрдә икетелле постлар барлыкка килә, ә чатларда рус булмаган мөһаҗирләрнең этник телләрдә локаль сәяси мәсьәләләр турында ешрак фикер алыша башлавын күзәтергә мөмкин – беренчедән, бу иминрәк тоелырга мөмкин, икенчедән, үзеннән-үзе билгеле бер идеологик төсмер алырга мөмкин.

Моннан тыш, русияләр арасында үз тамырларын һәм бабалары сөйләшкән телләрен өйрәнүгә кызыксыну арту сизелә. Ул сугышка кадәр үк барлыкка килде – бәлки, COVID-19 пандемиясе вакытында, кешеләр өйдә утырырга, интернетта нидер эшләргә күнеккәннән соңдыр, онлайн-дәресләр өчен яхшы инфраструктура барлыкка килде. Күп тел курслары нәкъ менә шул вакытта ачылды, ләкин мин сугыш башланганнан соң һәм хәтта аның аркасында язылырга карар иткән күп кенә кешеләрне беләм. Кемгәдер бу ирек мәсьәләсе – үзтәңгәллекне сайлау иреге. Русиядә калуны авыр кичергәннәр яки, киресенчә, мөһаҗирлектә ялгыз калучыларга бу психологик яктан ярдәм итә ала.

Тел активистларының миноритар телләрне барлык теләүчеләргә дә өйрәтерлек көче булса, курслар, контент, уку әсбапларын булдыруда нормаль эшне дәвам иттерү мөмкинлеге туса, бик яхшы. Хәзер бу авыр, чөнки күпләр китеп барды һәм катлаулы шартларда яши, иганә җыю һәм Русия оешмаларыннан грантлар алу катлауланды.

—​ "Релокант" даирәләрендә мөһаҗирлектәге митингларда һәм социаль челтәрләрдә рус булмаган телләрдә шигарләр ни сәбәпле ешрак очрый башлавы хакында ким дигәндә ике теория бар. Сугышка каршы чатларда рус кулланучылары яза: бәлки, кешеләр үзләренең татар яки калмык әбиләрен искә төшереп, аларның телләрен өйрәнеп, ике славян дәүләте арасындагы сугыштан читләшергә һәм бу сугыш өчен җаваплылыктан китәргә телидер? Икенче яктан, бу күренешне аңлатуның күпкә прагматик омтылышы да бар – башка телләрдәге текстлар Русия органнары игътибарын азрак җәлеп итәр дип санала. Сезнең шундый аңлатманы очратканыгыз бармы? Хакмы алар, әллә тартып-сузып китерелгән кебек күренәме?

—​ Очраткан булсам, мин аларны ясалма тартып китерелгән димәс идем - мөгаен, тыштан һәм гади караш дип атар идем. Теләсә нинди күренешнең сәбәпләре күп була, беркайчан да бер генә сәбәп булмый. Әлбәттә, туган телдә язу иминрәк булырга мөмкин: эш полициядә татар яки калмык телен беркем дә белмәүдә дә түгел. Тикшеренүне бит еш кына әләк яки адреслы күзәтү аркасында түгел, ә пост һәм шәрехләрнең зур массивларын автоматик эшкәртү нәтиҗәләренә таянып башлыйлар.

Куәт оешмаларында сугышка каршы һәм башка оппозицион текстларны эзләү өчен сораулар һәрвакыт диярлек русча төзелә, күп кенә төбәкләрдә хезмәткәрләр башка телләрне белсә дә. Җитмәсә, төп сүзләрне һәм контекстларны тану өчен көйләнгән програмнар үзләре дә рус һәм инглиз телләре кебек зур телләр белән яхшырак эшли.

"Җаваплылыктан баш тарту"га килгәндә, әйе, мин активистлар белән аралашканда мондый мотивацияне дә очраттым. 2022 елның мартында Элистада Z хәрефе һәм "Мин калмык, әмма бүген без барыбыз да урыслар" тексты белән провокацияле плакат барлыкка килде. Әлбәттә, җәмгыятьтә: "Нишләп без урыс булыйк? Әгәр сүз "урыс дөньясы" өчен сугышу һәм урыс теллеләрне коткару турында бара икән, моңа калмыкларның ни катнашы бар? Бу безнең эш түгел" дигән реакция туды.

Бу сайлау хәзер бик күпләр кичерә торган идентификация кризисы белән бәйле. Тышкы күзәтүчеләр – мәсәлән, күп кенә урыс "релокантлары" – урыс булмаган ватандашларының милли үзаңындагы үзгәрешләрне ниндидер уйлап чыгарылган, ясалма күренеш дип саный. Аларны конъюнктура һәм оппортунизмда гаепли, әйтерсең урыс булмау аларга автоматик рәвештә өстенлек бирә. Бу, әлбәттә, үкенечле һәм гаделсез күренеш. Бу безгә күпчелек белән күбрәк эшләргә һәм кешеләргә милли үзаң структурасының ничек эшләвен, Русиядә тел һәм этник тигезсезлек торышын, боларның барысы да каян килеп чыгуын аңлатырга кирәклеген сөйли.

— Сугыш һәм соңгы еллардагы башка вакыйгалар Русия халыкларының телләре сакланышына нинди йогынты ясый? Бер яктан, без аларның популярлаша баруын һәм яңа сәяси төсмер алуын күрәбез, икенче яктан – репрессияләр арта, күп кенә активистлар илдән китә, үзләренең тел проектларын интернетка күчерә яки бөтенләй яба. Киләчәктә бу өлкәдә нәрсә көтәргә була?

Сугыш, әлбәттә, начар тәэсир итә. Кешеләрнең хәзер ата-баба телләрен өйрәнә башлавы турындагы тарихлар – гадәттә яшь шәһәр кешеләре турында, өстәвенә, алар еш кына милли республикалардан түгел, ә Мәскәү яки Петербурдан. Әлбәттә, алар арта бара, әмма әлегә бу һаман да сирәк очраклар. Ә урыннарда, күп кенә халыкларның компактлы яшәү ареалларында телләргә реаль ярдәм күрсәтүнең кимүе күзәтелә – сәяси сәбәпләр аркасында гына түгел, ә Русиядә хәрби тармактан башка барлык өлкәләргә дә акча азрак бирелгәнгә күрә.

Үз проектларын ниндидер грантларга яки төбәк институцияләре белән бәйләнештә ясаган энтузиастларны укыту һәм аларны читләтеп финанслау кебек әйберләр кими. Бу системлы әйберләргә ярдәм итү кирәк, ә хәзер без моны азрак күрәбез. Әгәр мондый хәл шактый озак сакланса, бу телләргә шактый зыян китерәчәк. Әлбәттә, күпләрнең бу проблемнар турында күбрәк уйлана һәм индивидуаль дәрәҗәдә булса да нидер эшләргә омтыла башлавын күрү күңелле.

— Русиядә тормыш иминрәк һәм уңайлырак булса, үз тамырлары һәм миноритар телләр белән кызыксыну тагын да артачак һәм киләчәктә төбәкләрдә нәтиҗәләргә китерәчәк дип уйларга буламы?

​ Әлбәттә, мин моңа бик өметләнәм. Республикадагы кешеләргә бу кызык булсын өчен барлык алшартлар да бар, тел активлыгы белән шөгыльләнә һәм бу өлкәдә кызыклы проектлар тудыра белгән кешеләр челтәре бар. Бу беркая да китмәде һәм, сәяси климат яхшырганда, моны яңадан торгызырга була.

Миңа калса, хәзер тел активистлары өчен төп бурычларның берсе – үз-үзеңне саклап калырга тырышу, хәзерге көндә аларның эшчәнлеге Русиядәге вазгыятькә турыдан-туры йогынты ясый алмаса да, моның бик мөһим булуын онытмаска тырышу. Тел һәм мәдәният – бәяләп бетермәслек әйберләр, һәм илдәге хәлләр аз гына булса да яхшырса, бу тармакка күбрәк кеше әйләнеп кайтачак.

Сугыш аркасында эмиграция

2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдән күпләп кеше китә башлады. Төркия, Грузия, Әрмәнстан, Казакъстан кебек илләргә нигездә бәйсез журналистлар, активистлар, оппозициядәге сәясәтчеләр, IT белгечләре һәм башкалар китеп барды. Кемдер карашлары өчен эзәрлекләнүдән курыкты, кемдер эше күчүе аркасында чит илгә китте.

Эмиграциянең икенче дулкыны көзен башланды. 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә "өлешчә" мобилизация игълан итте. Шул ук көнне Русиянең күрше илләре белән чигендә күп чакрымнарга сузылган чиратлар барлыкка килде. Forbes мәгълүматына күрә, 21 сентябрьдән соң Русиядән ким дигәндә 700 мең кеше киткән, 1 миллион саны да әйтелде.

Язманың оригиналы: "Idel.Реалии"

🛑Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

XS
SM
MD
LG